" Башкортстанда бу юнәлеш шактый яхшы үсеш алган. Бездә сәнгатьнең һәр юнәлеше буенча фестиваль хәрәкәте формалаштырылды. Башкортстан артистлары республиканы бөтен Русия һәм дөнья мәйданчыкларында актив тәкъдим итә. Башкортстан мәдәният учреждениеләре белән якын чит илләр арасында хезмәттәшлек ныгый бара. Башкортстан мәдәни чаралар саны буенча илдә иң югары күрсәткечләрне бирә. Узган ел нәтиҗәләре буенча аларга 80 миллион кеше җәлеп ителгән. Без Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ростов өлкәсеннән генә калышабыз. Әлеге юнәлешне көчәйтү һәм стратегик планны билгеләү өчен 2028 елга кадәр «Башкортстанда мәдәният һәм сәнгатьне үстерү» дәүләт программасын эшләдек. Ул үз эченә 4 ярдәмче программаны алган:
- профессиональ сәнгатьне һәм халык иҗатын үстерү, мәдәни мирасны саклау;
- яшь буынның мәдәни потенциалын үстерү;
- мәдәният өлкәсендә учреждениеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру;
- «Мәдәният һәм сәнгатьне үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыруны тәэмин итү.
Программа иҗади кадрларны сыйфатлы әзерләүгә, талантлы яшьләргә ярдәм итүгә, шулай ук мәдәният учреждениеләрен яңартуга юнәлтелгән. Яңа Фән һәм мәдәният сараен төзү, Уфадагы Башкорт дәүләт курчак театрын һәм Дәүләт урыс академия драма театрын реконструкцияләү, 10 балалар сәнгать мәктәбен һәм 2 муниципаль музейны капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү планлаштырыла. Шулай ук 2024 елда без Уфаның 450 еллыгына Федор Шаляпин музее һәм кире кайтарылган исемнәр музее ачарга ниятлибез", - дигән Андрей Назаров.
Фото: ВКонтакте