+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

"Данир, сине болай да яратабыз..."

Данир Сабиров үзенең фанатларын куркуга салган.

"Данир, сине болай да яратабыз...""Данир, сине болай да яратабыз..."
"Данир, сине болай да яратабыз..."
Ул да дусты Рөстәм Нәбиевтан калышмыйча, тауларны яуларга җыена икән. Ул телеграм каналында Эльбрус тавына менәчәге турында хәбәр итте.

"Минем өчен бүген бик дулкынландыргыч көн. Алдагы җиде-сигез көн шундый булачак. Кузгалам Эльбруска. Тауга менеп җитәрменме, юкмы, белмим. Аллаһы Тәгалә көч-куәт биреп торса, сезнең теләкләр белән ниятемә ирешергә тиешмен», - дип яза ул.

Күпчелек дуслары Данирга уңышлар  теләгән. Кире уйларга үгетләүчеләр дә бар.

«Нәрсәгә кирәк иде ул сиңа, җаныкаем. Алла сакласын. Синең иҗатың карап туймаслык. Нәбиевка кирәк ул, ә без сине болай да яратабыз»;

«Данир, ташла, нигә ул сиңа, син болай да югарыда бит инде», «Миләүшәдән башка нишләп бетәрсең икән», "Нәрсә югалттың анда?"- дип борчылучылар да бар.
 
Ният иткәнсең икән, исән-имин йөреп кайт, Данир!

Фото: интертат

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас