+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Без – җырга-моңга бай халык

Шаран районында “Сөн сандугачы” бәйгесе узды.

Без – җырга-моңга бай халыкБез – җырга-моңга бай халык
Без – җырга-моңга бай халык

Татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен башкаручыларның “Сөн сандугачы” VI төбәкара конкурсы яшь башкаручыларга ярдәм итү һәм иҗади үсеш өчен шартлар тудыруны, халык һәм эстрада җырларын оста башкаручыларны ачыклауны, аларның халык энҗеләре чыганакларына карата кызыксынучанлыгын арттыруны, җыр иҗатына мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп куя.

Конкурсның инициаторы – Зәбир Сәләхов. Бу төбәкара чараның оештыручылары булып Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Шаран районы хакимияте, мәдәният һәм яшьләр сәясәте бүлеге, Шаран районы татарлары башкарма комитеты чыгыш ясады. VI төбәкара конкурска Шаран районы хакимияте башлыгы Фидан Ишемгулов старт бирде.
Конкурста Аскын, Бакалы, Чишмә, Чакмагыш, Караидел, Миякә районнары, Туймазы, Октябрьский, Бәләбәй шәһәрләре, Татарстан Республикасының Сарман районы һәм Баулы шәһәреннән 12 яшьтән (Бакалыдан Данияр Заһиров) 58 яшькә кадәр 17 кеше катнашты.
Алар өч җыр башкарды. Шуларның берсе – халык җыры, икенчесе – эстрада әсәре, өченчесе – теләк буенча җыр. Бу җырның эчтәлеге Сөн елгасы тарихын яки тасвирламасын үз эченә алырга тиеш иде.
Җыр бәйгесендә катнашучыларның башкару осталыгын Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты, “Алтын битлек” Русия милли театраль премиясе иясе Илһам Вәлиев, Чаллыдан Алмаз Ишморатов, “Бөтенрусия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы рәисе, күренекле композитор һәм малтабар Фәнир Галимов, Зәбир Сәләхов бәяләде. Конкурсның иҗади һәм тәрбияви әһәмиятен ассызыклап Фән Вәлиәхмәтов болай диде: “Халык җырларын, халыкның милли көйләрен бөтен нечкәлекләре белән оста һәм матур итеп башкару – ул зур сәнгать. Җыр – татар халкының иң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше. Җыр – кешенең балачагыннан алып соңгы көненә кадәр аерылмас юлдашы. Җыр яраткан кеше матурлыкны ярата. Ул нечкә күңелле, мәрхәмәтле була. Ә нечкә күңелле, матурлыкны яраткан кеше беркайчан да начарлык эшләми. Җырлы кеше йомшак бәгырьле, башкаларга ярдәмчел, мәрхәмәтле була”.
Конкурста Гран-прига Бәләбәй шәһәреннән Хәмит Дәүләтхуҗин лаек булды. Беренче дәрәҗә лауреат булып Чишмә районыннан Резеда Әхмәтшина танылды.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ,

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас