+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Габит Аргынбаевка багышланган чаралар узды

Бүген Баймак районы Идрис авылында танылган башкорт шагыйре Габит Аргынбаевка багышланган чаралар узды.

Габит Аргынбаевка багышланган чаралар уздыГабит Аргынбаевка багышланган чаралар узды
Габит Аргынбаевка багышланган чаралар узды



Тантана авыл үзәгендә легендар якташыбызга һәйкәл ачудан башланды.
Анда Башкортстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Азат Бадранов, Баймак районы хакимияте башлыгы Фәнис Әминов, "Урал арты иҗтимагый башлангычлар берлеге" оешмасы рәисе Идел Солтанов, танылган курайчы Юлай Гайнетдинов катнаштылар.
- Баймак районында яшәүчеләр - бик инициативалы гражданнар. Нәкъ менә аларның тырышлыгы белән бу һәйкәл барлыкка килде дә инде. Габит Аргынбаев - уникаль шәхес, шуңа күрә аның турында истәлек озак елларга сакланырга тиеш, - диде Азат Бадранов.
Танылган башкорт җырчысы Радик Юлъякшин бу вакыйгадан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Аннары чаралар авыл сабантуе урынында дәвам итте, анда кунакларны матур программа көтә иде.

Фото: bv02.info

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас