+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Шулганда яңартылган клуб булачак

Русия Президенты гамәлгә куйган «Мәдәният» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Тәтешле районында Шулган авылы мәдәният йорты реконструкцияләнә.

Шулганда яңартылган клуб булачакШулганда яңартылган клуб булачак
Шулганда яңартылган клуб булачак


Барлык ремонт эшләре нәтиҗәсендә яңа, яңартылган авыл клубы барлыкка килер дип көтелә. Бүгенге көндә инде бик күп эш башкарылган: түбәсе тулысынча яңартылган, түшәмнәр алыштырылган һәм пластик тәрәзәләр урнаштыру тәмамланып килә.
Мәдәният йорты базасында фольклор, вокал, хореография һәм театр коллективлары эшли. Шулай ук халык декоратив-гамәли сәнгать түгәрәкләренә, шахмат һәм шашка буенча спорт секцияләренә дә бик теләп йөри.

Фото: bash.news

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас