

Муниципалитет территориясендә 29-30 июльдә узачак бәйрәм чараларына күзәтү әзерләдек. Башкорт атлары республика фестиваленең беренче көнендә «Ылак», «Мәргән укчы» һәм «Аударыш» уеннары буенча сайлап алу ярышлары узачак. Параллель рәвештә тамашачылар «Таш күтәрү» һәм «Көрәш» юнәлешләре буенча Урал аръягы ачык чемпионаты белән дә хозурлана алачак.
Бәйрәм кунакларын шимбә көнне үк төп чаралар көтә, анда һәркем күңеленә хуш килерлек шөгыль табачак. Борынгы һөнәр ияләре халык һөнәрчелеге күргәзмәсендә була ала, урындагы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк. Спорт сөючеләр җәядән ук ату, таш күтәрүдә, шулай ук "Кымыз иле" ярышларында үз көчләрен сынап карый ала. Фестиваль кысасында, шулай ук, Русия һәм чит илләрнең әйдәүче галимнәре катнашлыгында "түгәрәк өстәл"ләр оештырылачак, алар башкорт токымлы атларны саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышачак.
Әлбәттә, матур тамаша башкорт эстрадасы йолдызлары концерты белән тәмамланачак. Бу хакта Дмитрий Фадеев "Баймакский вестник" гәзитендә яза.
Тулырак bv02.info сылтамасы аша укырга була.