+24 °С
Яңгыр
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Мәдәният һәм сәнгать
29 июль 2022, 09:30
Баймак җирендә бәйрәм гөрли!
Бүген, 29 июльдә, Баймак районында Графское күле ярында «Башкорт аты» токымлы атларның республика фестивале старт алды.
Баймак җирендә бәйрәм гөрли!
Проект Башкортстан Республикасы Башлыгының "Башкорт аты" башкорт токымлы атларның республика фестивале турында" 2022 елның 24 маендагы УП - 242 санлы Указын үтәү максатында, Башкортстан Республикасында "Ирәндек" башкорт токымлы атларны саклап калу һәм үстерү хәйрия фонды ярдәмендә үткәрелә. Форумның эшенә "Ылак" һәм "Аударыш" уеннары башлангыч бирде. Бу уеннар милли, халык һәм этник спорт төрләрен популярлаштыруга һәм башкорт токымлы атларны саклауга юнәлтелгән. Шулай ук бүген, проект кысаларында, "Мәргән укчы" төбәкара фестивале үз эшен башлады. Бүген шулай ук "Бәйге" – грэплинг, көрәш буенча ачык чемпионатның сайлап алу этаплары һәм "Таяк тартышу" буенча мастер-класслар узачак.
Иртәгә, "Башкорт аты" проекты кысаларында "түгәрәк өстәл"ләр, Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе, ат-спорт ярышлары, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең күргәзмә-ярминкәсе, халык кәсепчелеге һәм һөнәрчелеге осталарының эшләре күргәзмәсе, башкорт токымлы иң яхшы атларның күргәзмә-конкурсы, кымызчылар бәйгесе, шулай ук башка бәйгеләр, мастер-класслар, зур концерт күрсәтеләчәк.
Бу хакта тулырак:
https://culture.bashkortostan.ru/presscenter/news/472009/
bashhorsefest
Фото: culture.bashkortostan.ru
Автор:
Зөһрә Исламова
Теглар:
bashhorsefest
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"