+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
1 Августа 2022, 02:55

Фирдүс Тямаев: "Шунда ук чыбыркы эләкте..."

 Ә бервакыт аның әти-әнисе бөтен авылны аякка бастырган...

Фирдүс Тямаев: "Шунда ук чыбыркы эләкте..."Фирдүс Тямаев: "Шунда ук чыбыркы эләкте..."
Фирдүс Тямаев: "Шунда ук чыбыркы эләкте..."
Күптән түгел Халыкара дуслар көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан "Ватаным Татарстан" Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевка дуслары турында сорау биргән:

– Без бик шук идек. Бригадир Наил абыйдан качып, борчак басулар, әти-әнидән качып, су коенулар, күрше авылга барулар, үсә төшкәч, әтинең «матае»нда җилдерүләр… Ни генә кыланмадык инде. 10 яшьләр булгандыр, күрше малае белән, мунча артына качып, тәмәке тартып карадык. Тегенең әтисе күрде бит моны, күршегә шунда ук чыбыркы эләкте. Өйгә кереп, нидер эшләп йөргән арада, күрше абый кереп, теге чыбыркыны әтигә тоттырды да, миңа да өлеш чыкты.

Дустым Илфат белән «сәпид»тә күрше авылга су коенырга барган көн дә истә. Кайткан чакта яңгырга эләктек. Юлдан түгел, басудан кайта идек җитмәсә. Капка төбенә җиткәндә иртәнге өчләр булгандыр. Ул арада әниләр бөтен авылны аякка бастырган икән. Әтинең, чүмеч белән миңа су сибә-сибә, «Су коенасың килдеме?» дигәннәре әле дә истә. Дуслык урамга урам каршы сугышканда, бер-беребезне яклаганда сыналгандыр ул. Балачак дусларым белән бүген дә аралашам, бер-беребезне күз карашыннан аңлыйбыз. Сыналган, әмма сынмаган дуслык бит ул!- дигән җырчы.

Фото: матбугат.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас