+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
2 август 2022, 03:00

Гөлназ Асаева челтәрле бизнеста күпме акча эшләгән?

Җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә дусларының иң четерекле сорауларына җавап биргән.

Гөлназ Асаева челтәрле бизнеста күпме акча эшләгән?Гөлназ Асаева челтәрле бизнеста күпме акча эшләгән?
Гөлназ Асаева челтәрле бизнеста күпме акча эшләгән?
«Онлайн рәвештә күпме акча эшләдең һәм аны нәрсәгә тотындың?» дигән сорауга Гөлназ: «Соңгы ике елны исәпкә алсак, унике миллион. Ул акчага фатир һәм машина алдык», – дип җавап биргән. Гөлназ, сәхнәдән тыш, ире Вилли (Вилдан Шәмсетдинов) белән бергә челтәрле бизнеста да эшли, эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнә дип беләбез.

Кызыгыз артист булачакмы, дигән сорауга Гөлназ: «Белмим дә инде, тавышы искиткеч матур, сопрано булса, опера җырчысы булса гына», – дип көлгән.

Татарстанда һәм Башкортсанда матди яктан иң югары бәяләнә торган артист турында сорау булгач, Гөлназ шикләнеп кенә: «Тәгаен әйтә алмыйм, мөгаен, Салават Фәтхетдиновтыр. Мин шулай уйлыйм», – дигән.

«Кем әйбәтрәк җырлый: Ришат Төхвәтуллинмы, әллә Элвин Греймы?» – дигән сорауга исә Гөлназ, икеләнеп тә тормыйча: «Илһам Шакиров!» – дип җавап биргән. Бу хакта "Интертат" язган.

Фото: татар-информ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас