+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
3 август 2022, 07:45

"Беренче ковидница" исеме тактылар...."

Ике ел элек Әнвәр Нургалиев олы кайгы кичерде.

"Беренче ковидница" исеме тактылар...."
"Беренче ковидница" исеме тактылар...."
Аның әнисе, имеш, коронавирус йоктырып мәрхүм булган икән, дигән хәбәр таралды. Ул чагында аны, мөселман йолаларына туры китереп җирли дә алмадылар. Менә хәзер, ниһаять,  әти-әнисенә багышлап, аш уздырганнар, кабер ташы куйганнар.

«Адәм баласының өч туе була диләр. Бәбәй туе, никах туе һәм соңгы юлга озату. Кызганыч, әниемнең соңгы туе булмаган иде. Алланың рәхмәте белән 27 июль көнне әниемә, әтиемә кабер ташы куйдык, Коръән ашы уздырдык.

Рәхмәт әйтәсем килә җимешемә тәмле ризыклар өчен, абый-апаларыма, дусларыма, авылдашларыма һәм Ислам хәзрәткә.

Кайчандыр язмышның усал ихтыяры аркасында без әниебезне теге дөньяга тиешенчә озата алмаган идек. 2020 елның 5 апрелендә ул безнең арабыздан тыныч кына китеп барды. Усал кешеләр әниебезгә "беренче ковидница» дигән ярлык тактылар (гәрчә соңыннан анда бу авыру булмавы ачыкланды) һәм безгә аны кешечә күмәргә рөхсәт бирмәделәр.

Ходай ярдәме белән менә, ниһаять, таш куйдык, бөтен туганнарыбызны, дусларыбызны, әнинең иптәшләрен чакырып, Коръән ашы уздырдык. Бу көнне безнең белән булган һәрбарча кешегә зур рәхмәт.

Күңелгә шулхәтле җиңел булып китте. Әти-әни җитми... Саклагыз аларны, ешрак кайтып, хәлләрен белегез. Исегездә тотыгыз, җәннәт әти-әниләрнең аяк астында», – дип язган Әнвәр социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Фото: интертат

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: