Икенче тапкыр оештырылган бу күләмле чарада Ырынбур, Яр Чаллы шәһәрләреннән һәм республикабызның төрле районнарыннан агач белән оста эш итүче дистәдән артык кеше катнашып, үзенең көчен сынап карады. Әлбәттә, фотолардагы сыннарга карап, мондый эшләрне кул көче, гади инструментлар белән һәм зур бүрәнәләрдән башкарып булуына бик ышанып та бетеп булмый. Менә шундый агачка да җан өрергә сәләтле осталарыбыз бар бит безнең! Хәзер бу матурлыкны “Бабай утары”на килүчеләрнең һәммәсе күрә ала. Татар халык әкиятләре, бәет персонажларыннан торган сыннар “Бабай утары” музей комплексының төрле почмакларында урын алачак.
Русиянең татар авыллары ассоциациясе рәисе Фәнир Галимов, Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Төмәнәк” татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге тарафыннан оештырылган бәйгенең төп максаты – татар халык әкиятләре персонажларын тасвирлау, пропагандалау һәм, әлбәттә, сынлы сәнгать белән шөгыльләнүче осталарның иң осталарын ачыклау иде. Әлбәттә, эш бер дә җиңелдән булмавы күренеп тора: күпме түземлек, көч таләп ителә тә. Агач сыннар осталарның үзләреннән әллә күпмегә биек тә! Шул ук вакытта һәр останың мондый матурлык тудыруда үз сере, үзе генә белгән нечкәлеге бар. Мәсәлән, Чишмә районыннан килгән Ринат Галикәев “Очрашу” дип исемләнгән композициясен иң тәүдә уенда йөртеп, аны кәгазьгә төшергән, ә аннары балчыктан әвәләп караган. Агачка күчергәч, ул бигрәк күркәм килеп чыккан.
Русиянең Журналистлар берлеге әгъзасы, рәссам Рузил Имамов рәислегендәге жюри әгъзалары: Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзасы Камил Ибраһимовка, Караидел районындагы сәнгать студиясе җитәкчесе Данил Зариповка да җитди эш йөкләтелгән. Шундый композицияләр арасыннан иң-иңен сайлап кара әле! Безгә һәрберсе матур булса да, профессионаллар бу эшнең нечкәлекләрен яхшырак белә. Шуңа алар конкурсантларның эшләрен биш номинациядә чагыштырдылар: осталык, композиция, четереклелек һәм гомум композиция бөтенлеге.
Ярышта катнашучыларга фестивальнең бүләк фонды да өстәмә көч биреп торды. Ни генә дисәң дә, бүләкләр бик зурдан иде. Җиңүчеләрнең һәммәсе акчалата премияләр белән бүләкләнде. Кыскасы, бер атна буена дәвам иткән бәйгедән беркем дә бүләксез кайтып китмәде: катнашучыларның хезмәте, осталыгы Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр белән дә билгеләнде.
Ә урыннар түбәндәгечә: Краснокама районыннан килгән Илнар Ахунгәрәев һәм Аскын районыннан Данис Әхмәтов беренче урынга лаек булсалар, икенче урынны парлап эшләүче Тәтешле егетләре Марсель Сафин белән Роберт Ситдыйков һәм Уфа шәһәреннән Рәлиф Сираҗетдинов бүлештеләр. Чишмә районыннан Ринат Галикәев, Ырынбурдан Вадим Хәсәнов, Яр Чаллыдан Факил Гайфетдиновта – өченче урын. Ә Гран-при иясе – Туймазы районыннан Марсель Шәймөхәммәтов.
Әлбәттә, осталарның эшләренә сокланмый, шундый ир-егетләр белән горурланмый мөмкин түгел. Кулларына күзләр тимәсен дип, киләчәктә дә илһам, иҗади уңышлар гына телисе кала.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.
Туймазы районы.