+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
4 Августа 2022, 14:05

Истәлекле датаны халык зурлап билгеләде

Үзенең юбилеен Сарт-Нәүруз авылы күркәм үзгәрешләр белән каршы алды.

Истәлекле датаны халык зурлап билгеләдеИстәлекле датаны халык зурлап билгеләде
Истәлекле датаны халык зурлап билгеләде

Авыл күркәм үзгәрешләр кичерә

Авыл активистларының һәр башлангычын урындагы халык хуплап кына калмый, бар яклап та ярдәм дә күрсәтә. Барлык башкарылган эшләр дә – әнә шул бердәмлекнең нәтиҗәсе инде. Әлеге вакытта авылдагы 180нән артык йортта 360ка якын кеше яши. Яшьләрнең туган авылларында төпләнеп калуы да күркәм күренешләрнең берсе. Әйе, авыл үсә, күркәмләнә, халык өчен уңайлыклар булдырыла. Авыл уртасында урнашкан зур һәм күркәм мәчет дингә өндәп, тирә-якка нур чәчә. Аның янында гына төрле сугышларда катнашкан якташлары истәлегенә “Дан” обелискы урнашкан. Аның биләмәсенә елдан-ел ниндидер үзгәрешләр кертелә. Шулай, соңгы вакытта гына Бөек Ватан сугышы елларында барлык көчләрен салып эшләгән тыл эшчәннәре һәм репрессия корбаннарының исемнәре белән тактаташлар да барлыкка килде, флотта хезмәт итүчеләр хөрмәтенә зур якорь куелды.

Сартнәүрузлыларның тагын бер горурлыгы – Габдулла Тукай скверы. Әле аны төзекләндерү дәвам итә. Бәйрәм алдыннан биредә парлы ләкләкләр белән гаилә, мәхәббәт, тугрылык символы булган һәйкәл дә барлыкка килде. Шулай ук “Атайсал – кече туган як” проектында катнашып, авылның активисты Наил Равилов сквер өчен дүрт эскәмия отты. “Аек авыл” конкурсында да ел саен җиңүчеләр исемлегенә керәләр һәм акчалата ярдәмне авылны төзекләндерүгә тотыналар. “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы чикләрендә Сарт-Нәүрузда балалар мәйданчыгы эшләнә. Авылда борынгы 5 коега яңа сулыш өрделәр: аларны чистартып, тирәнәйтеп, коймалап куйдылар. Шулай ук Агыйдел буендагы бәйрәм оештырыла торган мәйданчык та даими игътибар үзәгендә – язын биредә 10 метр биеклектәге 11 карагай утырттылар, сәхнә ясап куйдылар. Авылда су мәсьәләсе дә хәл ителә – узган елда 2 чакрым озынлыктагы суүткәргеч сузылды. Менә шулай, халык үзләренең активлыгы, тырышлыгы белән һәм төрле программаларда катнашып, авылны төзек­ләндерүгә кагылышлы байтак проектларны тормышка ашыра.

Көтеп алынган бәйрәм

Бу очрашуны да халык көтеп алды. Вакыт җиткәч, бер сукмактан атлап йөргән авыл балаларының күбесе таралышып, кунак кына булып кайта. Һәркемнең күңелендә бик кадерле истәлекле мәлләр, онытылмас хатирәләр бар. Ризыклары читтә булгач, очрашулар да сирәгәя, әмма туган авыл белән бәйләнеш беркайчан да өзелми. Ә менә мондый бәйрәмнәр барлык авылдашларны җыеп, очраштыра һәм туган төякне, балачакны, яшьлекне, дусларны җылы хисләр белән искә алырга мөмкинлек бирә.
Сарт-Нәүруз – бай тарихлы авыл. Ата-бабалар байтак гасырлар дәвамында үзләренең хәстәрлекләре белән яшәгән, икмәк тапкан, балалар үстергән, дошман илгә ябырылганда, аны саклау өчен яуга күтәрелгән. Вакытында Сарт-Нәүрузда берничә авылны берләштергән авыл Советы үзәге булган, тәүге мәктәпләрнең берсе дә нәкъ шушында салынган.
Мәртәбәле кунаклар – Кырмыскалы районы хаки­мия­тенең эшләр идарәчесе Фәргать Котлыбаев, Прибельский авыл биләмәсе башлыгы Наталья Суркова, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Җәмил Әбделманов, Башкортстан Фәннәр академиясе әгъзасы, икътисад фәннәре докторы, профессор Альфред Мөхәммәдьяров, язучы, журналист Риф Йөзлекбаев һәм башкалар авыл тарихына байкау ясады. Ни генә дисәң дә, аларның күбесе авылның тарихын барлау буенча зур эзләнү эшләре үткәргән, әле дә үткәннәр белән киләчәк арасында ныклы күпер булдыру буенча зур тырышлык сала.
Әйе, кеше кайда гына яшәсә дә, тормышта нинди генә дәрәҗә һәм уңышларга ирешсә дә, моның белән авылына, ата-анасына, укытучыларына, авылдашларына рәхмәтле. Шулай, Фәргать Котлыбаев үзе иҗат иткән шигырен укып ишеттерсә, Җәмил Әбделманов якташларын котлап җырларын бүләк итте.
– Без Сарт-Чишмә авылыннан. Әмма тамырларыбыз бер. Ата-бабаларыбыз ерак-ерак илләрдә, Иранда яшәп, Урта Азиягә күчеп килгән. Арытаба бер төркем бабаларыбыз гаиләләре белән Татарстанның Минзәлә җирләренә килеп урнашкан. Ә кайсыберләре бу якларга – ямьле Агыйдел буйларына килеп төпләнгән һәм Сарт-Нәүруз, аннары Сарт-Чишмә авылларына нигез салган. Шулай ук Учалы, Дуван, Иглин районнарына чыгып китеп, сарт ыруын дәвам иткәннәр, – дип авыл тарихына тукталды Җәмил Габделәхәт улы. Ул авылга нигез салучыларга тирән хөрмәтен җиткерде, авылдан чыккан билгеле шәхесләрне, төрле елларда укыткан, төпле белем һәм яхшы тәрбия орлыклары салган укытучыларын телгә алды. Кызганычка каршы, хәзер авылда мәктәп юк инде. Җәмил Әбделманов – аның соңгы чыгарылыш укучы­ларының берсе. Киләчәктә мәдәният учагы ачылса, авыл тормышына тагын да ямь өстәлер иде, дигән теләген җиткерде ул.
Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар, Журналистлар берлекләре әгъзасы Риф Йөзлекбаев җыелу­чыларны бәйрәм белән котлап, ике ел дәвамында авыл тарихының язылуы, китап булып дөнья күрүе турында сөйләде һәм бу эштә урындагы халыкның бик актив катнашуын билгеләде.
Альфред Муллагали улы да үз чыгышында туган авылның тарихын, шәҗәрәңне белү, туган якның гореф-гадәтләрен саклау, барлык халыкны бергә берләштерүче бәйрәмнәр үткәрүнең мөһимлеген билгеләде. Ә үткәннәргә биредә һәркем зур хөрмәт белән карый. Бу көнне дә үзләренең шәҗәрәләрен төзегән Котлыяровлар, Абдуллиннар, Равиловлар сәхнәгә чыгып, авылдашларын сәламләде. Һәрберсенең нәсел очы бик ерактан килә. Нәсел-нәсәпне барлау буенча зур эш башкарып, һәр гаилә шәҗәрәсе белән таныштырды, бердәм яшәүләре белән горурлануларын әйтте.
Нәсел тамырлары шушы авыл белән бәйле, отставкадагы полковник Рөстәм Наил улы Котлыяров үзенчәлекле бүләк ясады – барлык авылдашларын ул вертолеттан сәламләде.

Авыл йөзен кешеләр билгели

Авылның горурлыгы – аның тырыш, уңган кешеләре. Төрле чараларда, башлангычларда актив катнашкан һәм әлеге бәйрәмне үткәрү өчен дә әзерлек эшләрендә үз көчен салган Наил Равилов, Руслан Котлыяров, Рәмилә Мортазина, Әкъсән Кәримов район хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Шулай ук юбилярлар Фидана һәм Рәлиф Рәкыймовлар Прибельский авыл биләмәсе хакимиятенең Рәхмәт хатын алды. Яңа тормыш корган Илвина һәм Денис Чепуриннар, 25 ел бергә яшәгән Алия һәм Мөнир Котлыяровлар, алтын туйларын билгеләүче Әнисә һәм Наил Равиловлар, быел бу авылга яңа кеше бүләк иткән Елена һәм Вил Низамовлар, авылның өлкән кешеләре Мөгаллимә Котлыярова, Нәгыймә Абдуллина да бүләк­ләнделәр.
Авыл тормышында иганәчеләрнең дә роле зур. Бәйрәмне оештыруга ярдәм күрсәткән Илдар Зәйнуллинга, Ришат Равиловка, Рафаил Әхмәтовка чиксез рәхмәт сүзләре яңгырады һәм авыл биләмәсе хакимиятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук авыл тормышында актив катнашкан, дөньяларын, ихаталарын чәчкәгә төреп яшәүчеләр дә бүләкләнде. “Иң яхшы умартачы”, “Иң яхшы ихата”, “Иң яхшы хуҗалык”, “Чәчкә үстерүче”, “Кул эшләре остасы” кебек номинацияләр буенча да тырышлар ачыкланды.
Бу көнне очрашуга килүчеләр сөйләшеп туя алмады. Бергәләшеп кул осталарының күргәзмәгә чыгарылган эшләре белән танышты, осталык дәресләрендә катнашты, спорт ярышларында көч­ләрен сынады, бәйрәм концертын карады.
Чарада катнашучылар өчен матур табын әзерләнде. Милли ризыклардан өстәлләр сыгылып торды. Тәмле пылау да, кайнар чәй дә бар иде.
Сарт-Нәүрузның 310 еллыгына багышланган бәйрәм гөрләп узды. Авыл халкы гына түгел, килгән кунаклар да онытылмас тәэссоратлар алды, көч-дәрт, күңел көрлеге туплады бу көнне. Бәйрәм тәмам­ланды, ә авыл үзенең елъязмасын язуын дәвам итәчәк.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас