+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
4 Августа 2022, 14:20

Ямьле аклан гөрләп торды

Электән килгән гореф-гадәт буенча милли бәйрәмгә олысы-кечесе бердәм җыелды.

Ямьле аклан гөрләп тордыЯмьле аклан гөрләп торды
Ямьле аклан гөрләп торды
Сабантуйны үткәрү урыны итеп кайчандыр Көязетау авылы бул­ган, яшел урманнар һәм калкулыклар белән әйләндереп алынган матур акланны сайлаганнар. Авыл халкы бәйрәмне барлык милли гореф-гадәтләргә туры китереп үткәрде: җырладылар, биеделәр, уйнадылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Күпләр балалары, оныклары белән килгән – алар да бу җирләрнең матурлыгын күрсеннәр, ата-бабаларының кече ватанын яратсыннар.

Быел Сабантуй 2021 елның мартында старт алган “Атайсал“ проекты кысаларында оештырылды. Аның төп идеясе шунда – авыллардан чыккан булдыклы кешеләр, хәйрия программаларын һәм проектларын тормышка ашыруда катнашып, үзләренең кече ватаннарына ярдәм итәләр. Бу бәйрәмнең иганәчесе һәм оештыручысы – Урзайбаш авылы егете, “Гранд-Агро” җәмгыятенең генеральный директоры Илмир Шәрипов.
Бәйрәмгә килгән халыкны Сабантуйны алып баручы, якташыбыз, җырчы, композитор, “Ил Шәриф” студиясе җитәкчесе, ике тапкыр “Алтын Барс” премиясе лауреаты Илдар Шәрипов сәламләде.
Чараны ачу тантанасында Башкортстанның Сәүдә ассоциациясе рәисе урынбасары, “Атайсал” проекты җитәкчесе Фәрит Гыйндуллин, район хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар мәсьәләләре буенча урынбасары Гөлфия Габдрәфыйкова, хакимият башлыгының авыл хуҗалыгы һәм агрокомплекс буенча беренче урынбасары Ришат Баһманов, район Советы рәисе Рамил Салихов, Федераль салым хезмәтенең БР буенча 30нчы районара инспекциясе начальнигы, Башкортстанның атказанган икътисадчысы Лиза Төхвәтуллина, Калтасы район Советы рәисе Азат Габдрахманов, “Союз” җитештерү берләшмәсенең генеральный директоры Руслан Халиков, “Гранд-Агро” җәмгыятенең генеральный директоры Илмир Шәрипов катнаштылар. Алар бәйрәмгә килгән һәркемгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр, авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт әйттеләр.
Тантананы ачып, Арслан авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Вәкил Хафизов барысын да бәйрәм белән ихлас котлады, авылны үстерүдә актив катнашкан якташларына, шулай ук чараның иганәчеләренә, битараф булмаган барлык кешеләргә бу бәйрәмне әзерләүдә һәм үткәрүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Фәрит Гыйндуллин үз чыгышында авыл халкына, “Атайсал” проектында актив катнашып, үз туган якларына ярдәм күрсәткән, зур файда китергән кешеләргә рәхмәт белдерде.
– Быел җәй республиканың күп кенә авылларында “Атайсал” проекты ярдәмендә бәйрәмнәр үтте. Шунысы куанычлы, авыл халкы кече ватан язмышына битараф түгел. Шушы җирдә туып-үскән, авылларда яшәүче булдыклы кешеләр үз көчләре белән чишмәләрне, юлларны төзеклән­дерәләр, күләмле мәдәни, спорт чаралары үткәрәләр. Туган авылында шундый матур, онытылмас бәйрәм оештырган Илмир Шәриповка чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә,– диде Фәрит Гыйндуллин Сабантуйдагы чыгышында.
“Атайсал” проектында актив катнашучыларга республика Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында: Илнур Игдиев, Вәкил Хафизов, Ирина Зиннәтуллина, Гайса, Лүзә, Илдар, Илмир Шәриповлар, Рәүхәт Халиков, Сабирҗан Гыймалетдинов, Илнур Заһретдиновлар бар.
– Туган ягым минем өчен һәрчак тәүге урында. Авылым – туган, үскән, шәхес буларак формалашкан яраткан урыным. Безнең һәрберебез көченнән һәм мөмкинлегеннән килгәнчә туган якны үстерүгә өлеш кертә ала. Авылдан киткән кеше дә аның белән тыгыз элемтәне, халык белән бердәмлекне тоя бит. Уртак көч белән районыбызны тагы да яхшырак итә алуыбызга шикләнмим, – диде Илмир Шәрипов.
Гөлфия Габдрәфыйкова авыл халкына җылы сүзләрен һәм изге теләкләрен җиткерде.
– Арслан авыл биләмәсендә искиткеч яхшы, игелекле, ярдәмчел, хезмәт сөючән, матурлыкны яратучы, туган җирләре яхшырак һәм матуррак булсын өчен бөтен көчләрен салырга әзер кешеләр яши. Бердәмлегегез, татулыгыгыз, аңлавыгыз, барлык чараларны үткәрүдә катнашуыгыз һәм ярдәмегез өчен рәхмәт, – дип мөрәҗәгать итте ул.
Урзайбаш авылы хезмәттәге казанышлары өчен югары дәүләт бүләкләренә һәм мактаулы исемнәргә лаек булган танылган якташлары белән горурлана. Чыгышында Гөлфия Габдрәфыйкова туган якларын үстерүгә өлеш керткән кешеләрнең исемнәрен атап үтте. Алар арасында: икътисад фәннәре докторы, профессор Дамир Гайнанов, РСФСРның атказанган юристы Галимҗан Нә­фыйков, урманчы Шәймулла Хаҗиев, очучы, Советлар Союзы Герое Гомәр Миңнебаев, медицина фәннәре докторы, профессор, Башкорт АССРы­ның атказанган фән эшлеклесе, СССРның сәламәтлек саклау отличнигы Мөнәвәрә Мәүлетова, Баш­кортстанның атказанган артисты Зөһрә Смакова бар.
Район хакимиятенең Мактау грамоталары белән авыл биләмәсенең һәм районның җәмәгать тормышында актив катнашучылар да бүләк­ләнделәр.
Район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы һәм агрокомплекс буенча беренче урынбасары Ришат Баһманов авыл хезмәтчәннәренә җиңел булмаган эшләре, сайлаган һөнәрләренә тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде, туган районыбыз хакына яңа хезмәт уңышлары теләде, авыл хуҗалыгы производствосына лаеклы өлеш керткәннәре һәм югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен Ришат Габдрахмановка, Айдар Хөсәе­новка, Ленар Миңнебаевка район хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Сабантуй программасы бик бай һәм мавыктыргыч булды. Зур акланда балалар өчен аттракционнар, матур сәүдә палаткалары урнашкан. Ә чараның төп бәйгеләре, традиция буенча, мәйданда башланып китте. Матур көйләр, җырлар яңгырады, милли уеннар һәм ярышлар: капчык белән сугышу, көянтәләп су ташу, кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык киеп йөгерү, катыклы савытка башны тыгып акча эзләү... Көчтә һәм җитезлектә сынашырга теләүчеләр туры һәм авыш баганага менүдә, чүлмәк ватуда, гер спортында, аркан тартышуда һәм башка уеннарда ярыша алдылар.
Чыдамлыкка һәм физик әзерлеккә катлаулы сынаулар арасында туры баганага менү дә бар. Көч, чыдамлык һәм акробатик элементлар күрсәтеп, Айнур Собханкулов аны берничә секунд эчендә яулады.
Милли көрәш, һәрвакыттагыча, бәйрәмгә килгән һәркем өчен иң мавыктыргыч тамаша булды. Халык мәйданчыкны төрле яктан әйләндереп алды, мавыктыргыч бәйгене зур кызыксыну белән күзәтте. Традиция буенча көрәшне малайлар башлады, аннары ир-атлар берничә авырлык категориясендә көч сынашты. Ир-атлар арасында 70 килограммнан артык авырлык категориясендә беренче урынны Илшат Хафизов алып, тәкә белән бүләкләнде, икенче урын Айдар Габдрахмановка бирелде. 70 килограммга кадәр авырлык кате­гориясендә Илһам Рамазанов батыр булды, икенче урында – Денис Зарипов.
Халык бәйрәмен ат чабышларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Ярышларның бу төрендә иң яхшы нәтиҗәне Роберт Сабиров күрсәтте. Икенче урында – Ринат Сабиров, Фидан Гайфуллин – өченче. Бәйгенең бу төрендә катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәмнең төп сәхнәсеннән яңгыраган җырлар тирә-якка таралып, авыл өсте яңгырап торды. Артистларга халык та кушылып җырлады, биеде. Авыл халкы һәм кунаклар өчен Илдар Шәрипов, Альбина Шәрипова, Линар Фәррахов, Нәфкать Нигъмәтуллин, Рушат Мөдәрисовның концерт программасы белән чыгыш ясавы искиткеч матур бүләк булды. Алар беркемне дә битараф калдырмаган бик күп дәртле, матур җырлар башкардылар.
– Авыл Сабантуе – чын мәгъ­нәсендә халыкның иң яраткан бәйрәме, анда аерым күңел җы­лылыгы сизелә, чөнки ул – очрашулар, ял итү, аралашу, танышу, күңел ачу һәм онытылмас тәэссоратлар алу урыны. Мондый чарада авылдашларым һәм туган районым халкы алдында чыгыш ясау минем өчен аеруча куанычлы, – диде Илдар Шәрипов.
Кече ватанын чын күңелдән яратучыларның бердәмлеге бәй­рәменә әверелгән Сабантуй һәр­кемнең күңелендә матур, онытылмас тәэссоратлар калдырды.

Регина САДЫЙКОВА.
Бүздәк районы.

 

Ямьле аклан гөрләп торды
Ямьле аклан гөрләп торды
Ямьле аклан гөрләп торды
Ямьле аклан гөрләп торды
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас