Күрше авыллардан һәм районнардан, республикабыз башкаласыннан, Татарстаннан килгән кунакларны Алик Локмановның туган Каргалы авылында зур хөрмәт белән, халкыбызга хас булган кунакчыллык күрсәтеп кабул иттеләр. Башкача булуы мөмкин дә түгелдер. Минемчә, бу балтачлыларның, тәү чиратта, якташларына зур хөрмәт күрсәтү билгесе. Алик Харис улы күренекле композитор гына түгел, чын милләтпәрвәр ул. Ә бу сүз үз эченә тирән мәгънәләргә ия булган бик күп төшенчәләрне ала. Алик Локманов та милләте өчен җан атып торучы, аның бүгенгесен һәм киләчәген кайгыртучы, телебезне, мәдәниятебезне саклау һәм үстерү юнәлешендә зур эшләр башкарган шәхесләрнең берсе. Шулай булгач, мондый кешене ничек хөрмәт итмисең дә, ничек зурламыйсың инде!
Икеләтә бәйрәм
Якташыбызның иҗатын хөрмәт итеп, Балтач районы, Тучыбай авыл биләмәсе хакимиятләре, Бөтендөнья татар конгрессы, Башкортстанның “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы ярдәме белән оештырылган кичә чын-чынлап халык бәйрәменә әверелде. Аның изге Корбан гаете белән туры килүе дә очраклы түгелдер. Тантана сәбәпчесе дә бу көнне корбан чалдырып, кунакларны шуннан пешерелгән ризыклар белән сыйлады.
Шул ук вакытта, бу иҗат кичәсе бик үзенчәлекле форматта узды. Юбиляр үзе билгеләвенчә, гадәттә, мондый чаралар мактау сүзләре, бүләкләр кабул итүгә кайтып кала. Ә ул моны һич кенә дә яратмый. Шуңа да кичә тулысынча аның гомер юлына, иҗатына сәяхәт кылудан, ул язган җырларның тарихын бәян итүдән торды. Фәдис Ганиев, Идрис Кәлимуллин, Флорида Исмәгыйлева, Айрат Халиков, Рөстәм Гыйззәтуллин, Рамил Хаҗиев, Ләйсән Шәрипова һәм башка танылган җырчылар, шулай ук Балтач районы Мәдәният сарае артистлары автор иҗат иткән моңлы һәм дәртле җырларны башкарып, бәйрәмне тагын да бизәп җибәрде. Төрле елларда язылган җырларының тарихларын бәйрәм чарасын алып баручылар – Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары Дамира Сәетова һәм Мәхмүт Фатыйхов, иң кызыклы мәлләренә тукталып, түкми-чәчми җиткерделәр.
Бу чара юкка гына Йосыф Гәрәй шигыренә иҗат ителгән “Алда гомер бардыр бит әле” дигән җыр белән башланып китмәгәндер. Гомер уза, еллар аккан су кебек алга ашкына. Күптән түгел 75 яшен билгеләгән Алик Локманов та узган юлга әйләнеп карап: гомер зая узмаган, дип кыю әйтә ала. Ә алда – күпме язылмаган көйләр, җырланмаган җырлар! Ходайның киң кодрәте белән ул сәнгать сөючеләрне тагын да бик күп иҗат җимешләре белән сөендерер әле. Чөнки Алик Харис улы әлеге вакытта тулысынча иҗатка чумган. Шуның нәтиҗәсе булып, менә күптән түгел генә “Җырларга күчкән җаным” дип аталган китабы да дөнья күргән. Биредә аның халык арасында популяр булган җырлары тупланган. Бу чарада аның алдында тагын бер мөһим бурыч куелды. Балтач районы хакимияте башлыгы Илгиз Субушев якташын ихлас тәбрик итеп, бик яхшы тәкъдим белән мөрәҗәгать итте: киләчәктә авторның җырлар исемлеге Балтач гимны белән дә тулыланыр, дигән өметен белдерде. Шулай ук әлеге чарага әзерлек чикләрендә үз көчләрен һәм вакытларын кызганмый, авылны тәртипкә китергән, бәйрәмне оештыруга үз өлешен кертүче авылдашлары да юбиляр белән берлектә район хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән билгеләнеп үттеләр.
Елгалар чишмәдән башлана
Кешенең гомере дә, иҗат юлы да туган нигездән, туып-үскән авылдан башлана. Алик абый уңдырышлы, бәрәкәтле туфракта – Танып елгасы буена урнашкан, тешләрне камаштырырлык сулы Текәнте, Диләвер чишмәләре, җир белән күкне тоташтырып торучы Каратәкә тавы, әкияти серле Чатлы күл-урманы булган Каргалы авылында туган. Харис абый белән Хөннә апаның алты баласы арасыннан өченчесе булып дөньяга аваз сала ул.
Менә шундый сихри мохиттә башланып киткән аның балачагы. Каләм белән язып, сүз белән генә сурәтләп бетереп булмаган гүзәл җирдә туып, ничек итеп җырлы-моңлы булмыйсың инде?! Үзе әйтүенчә, моңлы булып үсүендә туган авылы мохите, аның кешеләре дә зур йогынты ясаган. “Безнең авылда элек-электән җор сүзле кешеләр яшәде, телләрендә – мәкаль дә әйтем. Искиткеч моңлы җырчылар күп булды. Ә гармунчылар, баянчылар... Алар бәйрәмнәрдә, егетләрне хәрби хезмәткә озатканда урамда берничә рәткә тезелеп уйнап баралар иде. Авылда Дәүләтхан исемле бабай яшәде. Аның 10 улы булды. Барысы да гармунда уйныйлар иде. Өчесе әле исән, кулларыннан гармун төшкәне юк. Авылыбызның Бәдретдин затлары – һәрберсе гармун сайрата, җырлый, шигырьләр яза! Мондый үзенчәлекле авыл тагын берәр җирдә бар микән?” – диде ул үзенең чыгышында, зур горурлык хисе белән.
Бала чагында авылы сеңдергән моң аның белән һәрвакыт бергә булса да, сәнгать өлкәсенә ул урау юллар аша килеп керә. Мәктәпне медальгә тәмамлый, ә андыйларга документларын бирү эше озакка сузыла. Мәгариф министрлыгы тикшергәнче һәм кулына аттестат алганчы музыка училищеларында кабул итү имтиханнары төгәлләнгән була. Ул тота да нефть институтына бара. Ләкин үзенең ялгышуын аңлап, бер елдан бу уку йортын калдыра. Ул вакытта генетика дигән фән бик модада була, шуның белән мавыгу аны Башкорт дәүләт университетының биология факультетына алып килә. Анда да бер ел укый. Ә музыка белән кызыксынуы көчәйгәннән-көчәя генә бара. Композиторлар Рафикъ Сәлмәнов, Тәлгать Шәрипов, Вәсил Хәбисламовлар белән таныша. Аларга җырларын күрсәтә, дәресләр ала. Ә алар: “Синнән биолог чыгармы, юкмы, белмибез, ә менә композитор чыгарга мужыт”, – дип, аны музыкага укырга кыстыйлар. Менә шушы киңәшләрне тотып, Алик абый Уфа сәнгать училищесының ишеген ача. Аннары сәнгать институтын да тәмамлый. Бик зур уңышларга ирешә ул. Күпме җырлар язып, сәнгать сөючеләрне сөендерә. Аларның һәрберсенең үз тарихы, үз юлы. Әлеге чарада да аларның күбесенә аерым тукталып үттеләр. “Көчле шигырь – композитор өчен үзе үк яртылаш музыка”, – ди автор. Шуңа халык Алик Локмановның иҗаты халык тарафыннан да ихлас кабул ителә, җырчылар да аларны яратып башкара. Озак еллар ул Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев (1928-1999) белән иҗади хезмәттәшлектә яши. Композитор шагыйрьнең 11 шигыренә җырлар һәм хор әсәре язган. Гәрәй Рәхим, Равил Фәйзуллин, Илдар Юзеев, Роберт Миңнуллин шигырьләренә иҗат ителгән җырлары күп. Халык сүзләренә язган “Кыз бала”, “Каз канаты”, “Каеннарны син эзләмә” исемле җырлары зур уңыш казанган. Әлеге сәхнәдән яңгырап, алар һәр тамашачының күңел кылларын тибрәндерде.
Хезмәт юлы, иҗат, җәмәгать эшчәнлеге һәрвакыт бер-берсе белән ныклы үрелеп бара. Янында ныклы тылы булмаса, мондый уңышларга ирешү бик авырга төшәр иде. Бу уңайдан да бик бәхетле Алик абый. Хатыны белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. “Мәдәният өлкәсендә эшләгәч, күп чаралар шимбә, якшәмбе көннәрендә үтә, шунлыктан балаларны тәрбияләү тормыш иптәшем иңнәренә ятты. Аңа бик рәхмәтлемен, балаларны игелекле итеп тәрбияләде, алар өчен кызарырга туры килми. Бик ярдәмчелләр, “Әти, әни, нәрсә кирәк!” дип кенә торалар”, - ди ул сөенечле хисләр белән. Бүген инде оныклар бәхетенә күмелеп яши Локмановлар. Ә бу исә тагын да канатланып иҗат итәргә булышлык итә.
Яхшы кеше булуын үзе дә, башкалар да белә
Алик Локманов мактау сүзләрен яратмаса да, якташлары, дуслары, хезмәттәшләре аның белән горурлануларын яшерә алмады һәм, әлбәттә, татар халкы мәнфәгатендә башкарган изге эшләре өчен дә бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады. Башкортстан Республикасындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Вафина бу уңайдан ул башкарган эшләргә тукталды.
Тантана сәбәпчесенең татар телен, әдәбиятын һәм сәнгатен саклау һәм үстерү эшенә зур өлеш кертүен бәйрәм кунаклары үзләренең чыгышларында һәммәсе дә билгеләп үтте. Шулай, якын дусларының берсе – филология фәннәре докторы, профессор, Халыкара югары уку йортлары академиясе академигы, язучы, Балтач районының Начар авылында туып-үскән Рәиф Әмиров дустының һәр максатын тормышка ашыру өчен “тәртәгә тибеп” эшләвен ассызыклап үтте.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Рөстәм Зарипов, Башкортстан “Сәлам” телевизион каналы директоры Рәмис Дәүләтбаев та истәлекләре белән ихлас уртаклаштылар. Озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре – Бөтендөнья татар конгрессының өлкән референты, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, “Бөтенрусия татар гаиләсе” фонды директоры Миләүшә Гайфуллина да бүләкләрен ихлас теләкләргә төреп җиткерделәр һәм Алик Локмановның милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклауда башкарган эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын да тапшырдылар.
Ә шулай да, иң яхшы бүләк – авылдашларыннан булгандыр. Якташлары аны хөрмәт итеп, кадерләп, горурланып, уңышларына чын күңелдән сөенеп, әлеге чараны оештыруда ярдәм итеп кенә калмый, күмәкләшеп җыелулары да – шуның ачык мисалы бит. Хәтта көннең кызулыгы да беркемне куркытмады. Берничә сәгать дәвамында барган кичәдән халык тиз генә таралышырга ашыкмады. Чара дәвамында Алик Харис улы якташлары белән ихлас аралашты, җырларын башкарды, юморескаларын да сөйләп узды. Ә чараны ул барлык җыелучыларга чиксез рәхмәтләрен җиткереп, Эльверт Хаматшинның шигыре белән тәмамлады.
Бала чактан якын булды
Күңелгә туган ягым.
Табигатьнең моңын җыеп,
Җырларга күчте җаным.
Ул чакларым кабатланыр,
Кайтырлар кебек тагын.
Тормыш гамен көйләп торгач,
Җырларга күчкән җаным.
Җитте хәзер гомеремнең
Уңышын җыяр чагым.
Яшәр халкым күңелендә
Җырларга күчкән җаным.
Алик Локмановның җырларын бер утыруда гына байкап чыгып та булмый. Әлеге чара бик озак дәвам итсә дә, әлбәттә, җырланмаган җырлар калган кебек, әйтелмәгән сүзләре дә калгандыр. Ләкин моңа бер дә борчыларга кирәкми. Алда гомер бар бит әле! Алик Локманов та тамашачыларын күркәм чараларга җыеп, яңадан-яңа иҗат җимешләре белән сөендерер әле.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Балтач районы.