+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
8 август 2022, 09:51

Баланы карыйлар, өйне җыештыралар...

Хәзерге заман телендә мондый кешеләрне "хуҗалыкта ярдәмче" диләр. Җырчы Алсу Фазлыевага берничә шундый кеше хезмәт итә.

Баланы карыйлар, өйне җыештыралар...
Баланы карыйлар, өйне җыештыралар...

"Миннән еш кына: «Алсу, син ничек өлгерәсең?» – дип сорыйлар. Янәсе, социаль челтәрләргә караганда, мин әле бер, әле икенче җирдә.

Әйе, әлеге вакытта без бик күп эшләр башкарабыз, зур күләмнәрдә эшлибез. Иҗат та итәбез, бәйрәмнәрдә чыгышлар ясыйбыз, шул ук вакытта бизнес белән дә шөгыльләнәбез. Әлбәттә, бу бик күп көч һәм энергия таләп итә.

Күп нәрсә кадр артында кала, барысын да күрсәтеп бетереп булмый. Шуңа күрә минем ярдәмчеләрем бар. Мәсәлән, бала караучыбыз. Ул – баланы вакытында ашатып, йоклатып торучы. Ул инде күп еллар безнең белән бергә һәм алыштыргысыз. Әле машина йөртүчебез дә бар иде, пандемиядән соң аның эшен җайга салып бетерәсе бар. Бизнеста администраторым бар. Эшнең бер өлеше аңа йөкләнгән. Кайвакыт, үзем өлгермәгәндә, өй җыештырырга да киләләр. Чөнки күп вакыт өйдә торылмый, ләкин йорт һәрвакыт чиста-пөхтә булырга тиеш.

Мин бу нәрсәләрне мактану өчен язмыйм. Шуны әйтергә телим: алтынга тиң ярдәмчеләрем булганда энергия дә кала, вакыты да җитәрлек. Ходаема мең шөкер», – дигән җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Хезмәт итми, ярдәм итә икән алар, гафу...

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: