"Хатын-кызлардан Илсөя Бәдретдинова концертларын бик матур итеп бирә. Җырлары бертөрлерәк булса да, сөйләүләре, халыкка якынлыгы белән бүгенге сәхнәнең шәхесе, иң популяры дип әйтергә була. Бүгенге сәхнәдә кемнедер кабатлаучы, ясалма җырчылар күп. Ә Илсөянең үз сүзе бар, чыгышлары кызыклы.
Әлбәттә, бу популярлык аңа озак килде. 20 еллап баргандыр ул аңа. Бүген мин менә Илсөяне үзенчәлекле җырчы, персона дип саныйм. Тегендә дә, монда да яхшы кыяфәт ясап, сикеренеп йөрүчеләр күп. Тавышлары да бар кебек үзләренең, ләкин берсен дә шәхес буларак күрмим. Монда моң, тавыш турында сүз бармый, ул яктан яшьләрнең эзләнүләре бар.
Ир-егетләр арасында Элвин Грейны билгеләп үтәр идем. Ул эстрадага яңалык кертте. Чит ил музыкасын тыңлап үскән яшьләр өчен ачыш, сусалган яңалык булды. Татар-башкорт җырын сыйфат ягыннан бөтен дөнья күләмендә яңгыратырлык дәрәҗәгә җиткерә алды", - дигән ул "Интертат" хәбәрчесенә.
фото: татар тудей