+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
11 август 2022, 12:20

Элвин Грей: "Мин китәм..."

Элвин Грей (Радик Юлъякшин) үзенең милли сәхнәдән китүе һәм тиздән Мәскәүгә күчүе турында белдерде.

Элвин Грей: "Мин китәм..."
Элвин Грей: "Мин китәм..."
Бу ике яңалыкка ул зур пост багышлаган.

"Мин китәм, — дип язган артист. — Быел милли проект белән хушлашырга булдым. Күченеп киткәч башкорт һәм татар телләрендә чыгарылган җырлар 2022 елда соңгылары булачак. Соңгылары  - милли эстрада киңлекләрендә 
16 еллык иҗат юлымның нәтиҗәсе".

Артист үз эшчәнлегенең иң төп нәтиҗәсе -  аның иҗади репертуары аша балаларның туган телләре белән кызыксына башлавы, дип саный.

Икенче яңалык артистның хатыны белән Мәскәүгә даими яшәргә күчүенә кагыла.

«Урыс телендә бик күп материал тупланган, тулы бер альбом. Казан белән Уфа арасында йөреп, проект өстендә эшләве кыен, шуңа күрә күченү турында үзем өчен гади булмаган карар кабул иттем дә инде. Тиздән сез мине федераль каналларда ишетерсез һәм күрерсез дип өметләнәм", - ди башкаручы.

Артист белдергәнчә, хейтерларның социаль челтәрләрдә һөҗүмнәренә ул әзер, әмма инде карар кабул иткән. Элвин Грей Башкортстанда һәм Татарстанда аны хуплаучыларның барысына да рәхмәт белдерә һәм үз-үзен тотудагы кайбер гөнаһлары өчен гафу үтенә. Артист посты астында: "Сезнең шутыгыз Юлъякшин Р. М. (Элвин Грей)» дип язып куйган.
 
фото: utv.ru  

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: