Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә:
"Күптәнге хыялым. Мин Әмирхан Еники әсәрләре буенча төшерелә торган "823 км" дигән нәфис фильмда төштем. Рәхмәт сезгә нәкъ менә мине сайлавыгыз өчен. Киләчәктә зуррак рольгә өметләнеп калам", - дип язган һәм фильмда төшәргә чакырган "Татаркино" оешмасы директоры, продюсер Миләүшә Айтугановага теләкләрен җиткергән.
Актриса да була алыр иде Илсөя - чибәр, ихлас, образга керә белә, амбицияләре җитәрлек... Бу юлда да уңышлар телик аңа!