+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
14 август 2022, 08:05

Әнвәр Нургалиев кемне иркәли?

Кешенең кызыклы да, сәер дә яклары тора-тора ачыла инде ул...

Әнвәр Нургалиев кемне иркәли?
Әнвәр Нургалиев кемне иркәли?
Менә Әнвәр Нургалиев гөлләр ярата һәм аларны үзе утырта да икән. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә язган.

«Мин гөлләрне бик яратам, аларда ниндидер аңлатып булмый торган тылсым бар. Хатын-кыз кебек, иркәләгәнне, назны, кайгыртуны көтеп торалар.

Беренче тапкыр кактуслар күчереп утырттым. Барысын да дөрес эшләдемме икән, карагыз әле?» – дип, виртуаль дусларыннан киңәш тә сораган ул.

«Уңган кеше – уңган шул инде ул»,  «Гөлләр яраткан кешенең күңеле чиста була, диләр, башкача булу мөмкин дә түгел», – дип мактаганнар аны дуслары.

«Кактуслар үзләрен яхшы хис итсен өчен аларны кечкенә чүлмәкләргә утыртырга кирәк. Күчереп утыртканда, яңа чүлмәк алдагысыннан 1 сантиметрга гына зуррак булырга тиеш», – дип аңлаткан аңа бер бакчачы.

Фото: социаль челтәрләр

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: