+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
17 август 2022, 08:00

"Мин авырлы чакта кайларда йөрдем икән?"

Зинира белән Ризат Рамазановларның улы күрмәгәннәрен күрсәтә икән.

"Мин авырлы чакта кайларда йөрдем икән?"
"Мин авырлы чакта кайларда йөрдем икән?"

«Интертат» хәбәрчесе җырчы Зинира Рамазановадан гаилә һәм иҗат яңалыклары турында сорашкан.

Зинира узган ел май аенда икенче тапкыр әни булган иде. Кечкенә Рияз инде тәпи киткән, йөгерә, ди.

"Балалар белән мәш киләбез. Кызыбыз быел 3 сыйныфка укырга бара, аны мәктәпкә әзерләп йөреш. Малайга 1 яшь тә 2 ай була. Яше тулганчы ук тәпи китте. Малай үстерү барыбер башкачарак икән. Холкын да күрсәтә, нәрсә кирәген дә аңлатып бирә.

Аннры, улыбыз бик тә хайваннар ярата, мал җанлы. Ризатка: «Мин авырлы чакта кайларда йөрдем икән, нигә бу кадәр маллар ярата ул?» – дип көләм инде. Иртә торса да «му-у», кич ятса да «му-у». Әни фермада эшли. Аның янына барып, бозауларны күзәтә, бер тамчы да курыкмый. Уенчыклар да гел сыер, сарык, ат, кәҗәләр безнең. Аларны урамга алып чыга, өзеп, үлән ашата. «Әйдә, әйдә», – дип, куып алып кайткан була. Менә шундый нечкә күңелле малай булды әле ул. Шуңа күрә вакыт булган саен авылга кайтырга тырышабыз", – ди ул.

Декрет ялында булса да, Зинира иҗаттан читләшмәгән.

- Бүгенге көндә яңа сезонга әзерләнәбез. Яңа костюмнар тектердек, яңа төркем тупладык. Быел Башкортстан, Себер якларында, Яңа елдан соң Татарстанда концертларыбыз көтелә. Илләребез, дөньяларыбыз тыныч булсын, иң мөһиме – чирләр килмәсен.

Тиздән яңа клип төшергә ниятләп торабыз. Тыелган мәхәббәт, кавыша алмаган парлар турында һәм бәхетле мәхәббәт турында ике җырыбыз бар. Аларның кайсына төшерәсен режиссерлар белән бергәләп уйлап бетерәчәкбез, – дигән Зинира.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/zinira-ramazanova-5854525

Фото: интертат

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: