Бүген чишмә-коеларыбыз яклауга һәм саклауга мохтаҗ. Алар – чисталык, сафлык, пакьлек билгесе дә. Чит җирләрдә яшәүче авылдашларыбыз да, туган якларына кайткач, иң тәүдә чишмә янына баралар. Чөнки Туган ил, туган нигез, туган авыл нәкъ менә шул чишмә буйларыннан, кое тирәләреннән башлана да инде.
Һәр якның, һәр авылның тәмле, шифалы сулы чишмәләре, коелары була. Элек-электән халык аларны изге итеп санаган. Аларның күбесенең исемнәре гасырлар аша үтеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән.
Күптән түгел Рапат авылы халкы борынгы, зур тарихлы, быел тазартылып, матур итеп төзекләндерелгән коены яңадан ачу вакыйгасы шаһиты булды. Аны ачуга төп өлеш керткән авылның мөхтәрәм кешесе, имам-хатыйб ул Марат Ильясов хөрмәтенә ул “Марат коесы” дип аталды. Бу изге эштә Марат абыйга Рапат авыл биләмәсе башлыгы Ләбиб Гомәров һәм авылдашлары ярдәмгә килгән.
Марат коесы авылның күрке булып, яңартылып, файдалануга тапшырылды. Бәйрәмдә район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев, Рапат авылы хакимияте башлыгы Ләбиб Гомәров, шушы урамның шәрәфле, өлкән кешесе Марат Ильясов, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм күпсанлы авылдашлар катнашты. Чарага, туган авылларын сагынып, бик күп кунаклар да кайткан иде.
Бәйрәм чарасы Рапат авылы имам-хатыйбы Марат Ильясовның азан әйтүе белән башланды. Әлеге тантаналы вакыйга белән котлап, Рапат авыл биләмәсе хакимияте башлыгы коены казыту башлангычы, эшләр барышы турында сөйләп үтте һәм бу изге гамәлдә ярдәм күрсәткән күршеләр, авылдашлар исемлеген ишеттерде, аларга рәхмәт сүзләре җиткерде. Котлау сүзендә район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев: “Соңгы елларда чишмә-кое сулары кипте, былтыргы ел корылыклы булу да эзсез үтмәде. Бүген шушы тарихи су чыганагын ачу, Марат абыйның элек монда кое булганын исенә төшереп, изге гамәл кылып, аны төзекләндерүгә алынуы – бик мәртәбәле күренеш. Белүебезчә, кеше организмының 70 процентын су тәшкил итә. Шуңа күрә кулланган суыбыз никадәр чиста, сыйфатлы булса, сәламәтлегебез дә шулкадәр яхшырак булыр. Шушы коены тергезүгә беренчеләрдән булып матди ярдәм күрсәтүче, әлеге изге, саваплы эштә катнашкан Марат абыйга һәм барлык кешеләргә дә олы рәхмәт белдерәм. Барыгызга да исәнлек-саулык, иминлек телим”, – диде. Марат Ильясов, Илдар Кәримов, Фларис Дәүләтгәрәев, Гали Җиһангиров, Альфред Кәримов коены төзекләндерүдә актив катнашулары һәм шәхси өлеш керткәннәре өчен район хакимияте башлыгының Рәхмәт хаты белән билгеләнде.
Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә калырлык урыннары бар. Әйтик, сокланып туймаслык иркен тугайлар, челтерәп аккан йөгерек чишмә буйлары, кырлары, таулары, басу-урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, һәр үләне безнең борынгы тарихыбызны, данлы үткәнебезне көзгедәге кебек чагылдыра. Шушы коеның тарихы, гореф-йолалар бәйләнеше белән таныштыру өчен сүзне Марат Ильясов алды. Ул ата-бабалары, күршеләре казып эшләп калдырган шушы тарихи су чыганагы турындагы истәлекләре белән уртаклашты, төзекләндерелгән, яңартылган коега сакчыл карарга өндәде. Марат абый сөйләвенчә, бу коеның тарихы 1925 елларга барып тоташа. Иң тәүдә аның әтиләре, күршеләре Миңнехан Ильясов, Фәйзрахман Гайнетдинов, Мөхәррәм Гыйләҗев, Миңнехан Гайнетдинов, күрше-тирә кардәшләр җыелышып, балаларыбыз, оныкларыбыз, киленнәребез, кызларыбыз-улларыбыз, шушы кое суы белән нигъмәтләнсен, файдалансын, гомер буена безне искә алсыннар, дип кое казып калдырганнар. Ул коеның тирәнлеге 20 метр, бурасының зурлыгы 1,5 х 1,5 метр була. 1965-1967 еллар тирәсендә аның буралары череп җимерелеп төшкәч, күмеп куялар.
“Быел яз көне капка төбенә чыккач бер урында җирнең убылып төшеп киткәнен күрдем. Авыл хакимияте башлыгына шалтыраттым да бәла-каза булганчы күмеп куярга кирәк, дип сөйләштек. Мин бу хәлне Аллаһы Тәгаләнең кисәтүе дип кабул иттем һәм бу урында кайчандыр ата-бабаларыбыз казып калдырган коены яңадан булдырырга кирәк, дигән карарга килдем. Ләбиб Мазһар улы берсүзсез ярдәм итте, биредә бик тәмле, чиста су чыкты. Бездән соң калган оныкларыбыз, балаларыбыз, авылдашлар шушы суны куллансын, ләззәтләнсен, дип Ходай безгә аны бүләк итте. Моңа кадәр без эчәр суга алты километр арадагы Иске Биккенәгә, аннан да арырак Чакмагышка йөрдек. Ә техникасы булмаганнар суүткәргеч суын эчте. Әмма аның сыйфаты яхшылардан түгел, катырак. Ә кое суы бик тәмле. Безгә һәммәбезгә дә сау-сәламәт булып, рәхмәт әйтеп, озын-озак файдаланырга, аны сакларга язсын. Шушындый изге гамәлләрне Аллаһы Тәгалә барыбызга да насыйп итсен”, – диде Марат Миңнехан улы.
Бәйрәмне алып баручы Гөлфинә Ишморатова: “Суларыбыз тәмле булсын, коебыз бер дә саекмасын. Авыл халкы шул тәмле суны эчеп, кинәнеп яшәсен!” – дигән теләкләрен юллап, Марат Ильясовка су юлын ачуны тапшырды. Авыл аксакалы Марат Гыйләҗев урам тарихына тукталды, бәйрәм уңаеннан матур теләкләрен җиткерде. Шушы урамда туып-үскән, бәйрәмгә кайткан кунак Хәния Җиһаншина Рапат авылына багышлап язган шигырен укыды.
Бәйрәмне эчтәлекле һәм җанлы итеп үткәрүгә Рапат мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлфинә Ишморатова, мәдәният йорты директоры Илдар Галиев, “Дуслык” фольклор төркеме, “Моң” хатын-кызлар ансамбле, җырлар башкаручы Роберт Нәбиуллин, “Ак әбиләр” клубы җитәкчесе Флидә Сәхибгәрәева, китапханәче Ирина Кинҗәбаева, хатын-кызлар советы җитәкчесе Зәһинә Зиннәтуллина зур тырышлык салган. Алар ярдәмендә оештырылган бәйрәм бик матур узды, җырлы-моңлы чыгышлар да бәйрәмнең аерым бер бизәге булды, халык чараны бик яратып кабул итте.
Бәйрәм табынсыз булмый. Авыл биләмәсе башлыгы Ләбиб Гомәров һәммәсен дә үзе пешергән телеңне йотарлык пылау белән сыйлады, биредә тәмле кое суыннан чәй кайнатылды. Менә шундый сыйлы, күңелле бәйрәм булды ул.
Илсөяр Гайсина.
Чакмагыш районы.