Бу күлмәкне аңа танылган дизайнер теккән һәм ул 160 мең сум тора, ди.
Җырчы күлмәкне үзе сатып алмаган, аны аңа дусты Лилия Хәлимова бүләк иткән.
— Үз гомеремдә миңа бернинди дә кыйммәтле бүләкләр биргәннәре булмады! Кыйммәтле бүләкне хатын-кыз ясар дип, мәңге дә уйламас идем. Бу күлмәк дизайнер Аника Керимовадан. Бәясе - 160 мең сум!
Кадерле Лилия дустым, мең рәхмәт! — дип яза Илмира Нәгыймова.
Фото: социаль челтәрләр