+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
20 август 2022, 13:15

Ләйлә - ирле, Гөлмәрьям "әттә"ле булган

ТНВда бик популяр "Адәм белән Һава" тапшыруын күпләр хәтерлидер.

Ләйлә - ирле, Гөлмәрьям "әттә"ле булганЛәйлә - ирле, Гөлмәрьям "әттә"ле булган
Ләйлә - ирле, Гөлмәрьям "әттә"ле булган
Аны алып баручы, шагыйрә Ләйлә Дәүләтова, үзенең сөйгән ярын очратып, никах укыткан. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итә. Югалуының да төп сәбәбе Ләйләнең үзен тулысынча гаилә тормышына багышлавы икән.

«Мин кайттым. Кая югалдың син, дип хәлләремне сораучы дусларым! Аллаһның рәхмәтләре яусын сезгә! Үзеңнең кирәк булуыңны белү – зур бәхеттер. Бу елда социаль челтәрләргә бик сирәк керелә шул.

Тулысынча гаиләмә кереп чумдым. 20 ел буена «Адәм белән Һава» тапшыруын эшләп, гашыйк парларны өйләнештереп йөргәндә үземнең гаиләм юк иде. Минем нинди хисләр белән эшләвемне, яшәвемне күз алдына китерәсезме икән?

Хәзер инде ничә еллык күзәтүләремнең кирәге чыкты. Мин матур гаилә хуҗабикәсе булып эшлим. Яңа эшем миңа бик ошый. Өйрәнеп киләм. «Адәм белән Һава» чыга калса, хәзер белер идем нинди сораулар бирергә! Әкренләп иҗатка да, виртуаль дөньяга да әйләнеп кайтырмын», – дип сүз биргән Ләйлә.

Ләйлә ялгызы гына кызын үстерә иде. Менә инде Гөлмәрьям дә "әттә"ле булган. Котлыйбыз!

Фото: интертат

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас