Тамашачылар саны арта, хис-кичерешләр яктырак, уеннар һәм конкурслар кызыклырак, кәеф яхшырак була бара.
Ел саен фестивальдә катнашучы, республиканың атказанган артисты И. Газизов:
- Ел саен бу концертта бик теләп катнашам, позитив хис итәм, монда безне бик яраталар һәм көтеп алалар. Оештыручыларга мондый форматта тамашачылар белән очрашу шатлыгы булдырган өчен рәхмәт, - диде.
- Пандемиядән соң халык мондый очрашуларны сагынды. Сәнгатеңне чын-чынлап бәяләгән кешеләр алдында чыгыш ясау күңелле. Монда, минемчә, бөтен республикадан тамашачылар җыелган, - дигән фикердә республиканың халык артисты Г. Ильясов.
- " Юлдаш" радиосының музыкаль чараларында еш катнашырга туры килә. Менә дигән команда һәрвакыт һәм барысын да югары профессиональ дәрәҗәдә оештыра. Чакырганнары өчен рәхмәт, күптән бу фестивальдә чыгыш ясарга теләдем, - ди республиканың атказанган артисткасы В. Юлгилдина.
Бүген паркта кечкенә балалары булган гаиләләр, үсмерләр, яшьләр күп. Бу фестивальнең дә, радионың да, республиканың милли эстрадасының да киләчәге бар дигән сүз.
Фестиваль "Без бергә " проекты кысаларында Башкортстан Башлыгы грантына республиканың Гражданнар җәмгыятенә ярдәм фонды канаты астында уза.