Бигрәк уңган инде бу якларда яшәүче халык: чигеп-бәйләп, бер матурлык тудырса, агач, тимер, хәтта ташка да җан өрергә сәләтле. “Атадан күргән – ук юнган, анадан күргән – тун теккән” дигән халык әйтеме дә бик туры килә аларга. Һәр авыл биләмәсендә ата-бабаларның йолаларын тергезеп, саклап, шөгыльләрен яшь буынга тапшыру юнәлешендә зур эш башкаручы күпсанлы осталар яши. Күпләре борынгы эшләрне табышлы гаилә кәсебенә дә әверелдергән. Әлеге чара да моны ачык күрсәтте: халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләре, мәдәнияте яши һәм үсешә. Ә инде районда һәм республикабызда туризмны үстерү алгы планга куелган вакытта бу аеруча мөһим. Район хакимияте башлыгы Айрат Сәетгалин һәм бәйрәм кунакларының чыгышлары да шул хакта булды.
Райондагы һәр авыл биләмәсе үзенең осталарын алып килгән иде. Милли ихаталар урнашкан зур мәйданны урап чыкканчы күпме матурлык күрергә һәм әллә күпме һөнәргә өйрәнергә мөмкин булды. Оста куллы кешеләргә сокланмау мөмкин түгел. Әле ул берәр борынгы эш белән дә шөгыльләнсә, бу аеруча зур ихтирамга лаек. Шулай, Валентиновка авылында яшәүче 88 яшьлек Владимир Черичен, үзе янына байтак халыкны җыеп, чабата үрү буенча осталык дәресе күрсәтте.
Район үзәгендә яшәүче Кошелевлар гаиләсе дә кунакларны үзләренең иҗат җимешләре белән шатландырды. Гаилә башлыгы Юрий Артемьевич 2014 елдан башлап тал чыбыгыннан төрле-төрле кәрзиннәр үрә. Ә кызлары Анна урыс хатын-кызларының борынгы баш киеме – кокошниклар ясау остасы буларак танылган.
Бәләкәй генә Көмәрле авылында да бик күп осталар яши. Динара Сәйгафарова гомере буе төзелештә эшләгән. Пенсиягә чыккач, борынгы фотолардан, тарихи китаплардан карап, милли костюмнарны тергезү эшенә тотына. Шулай ук авыл мәдәният йорты каршындагы фольклор коллективы әгъзасы да ул, җыр-биюгә дә бик оста. Үзенең эшләре белән төрле бәйгеләрдә дә даими катнаша.
Шул ук авылда яшәүче Андрей Алексеев - үлән һәм җиләк чәйләре җитештерү белән шөгыльләнәүче шәхси эшкуар. Үзе җитештергән продукциянең сыйфатына зур игътибар бирә ул. Чәйләр тәмле генә түгел, ә кеше организмы өчен файдалы да булсын өчен ул шул җирлектән җыелырга тиеш, дип исәпли Андрей Федорович.
Бакалдино авыл биләмәсе ихатасы Фатыйма апа Мәҗитованың кул эшләре белән бизәлгән иде. Агач кайрысыннан искиткеч матур картиналар тудырган ул, хәтта агач тамырларына да яңа сулыш өреп, гаҗәеп әйберләр ясап куйган. Тәвәкәч авыл Советының да ихатасы бик үзенчәлекле иде. Тирәкле авылында яшәүче Гөлсирә Хаҗиеваның ташлар коллекциясе үзе генә дә ни тора! Гөлсирә Яхшыбай кызы әйтүенчә, ташлар җыю белән ул 4-5 ел элек шөгыльләнә башлаган. Күбесен Басу елгасы ярыннан табып алган. Хәзер мондый мавыгуын белеп, танышлары да аңа кызыклы сынлы ташларны алып килә. Шулай, коллекция елдан-ел арта бара. Шул ук вакытта милли костюмнар да тегә. Моның белән инде ул 12 еллап, “Җангүзәл” фольклор коллективына йөри башлаганнан бирле шөгыльләнә.
Гомумән, авылларда яшәүчеләрнең кулларыннан килмәгән эш юк, осталар нәрсәгә генә тотынса да, гөл итә. Фестивальдә боларның барысын да күрергә мөмкин иде.
Архангель районы сыйфатлы балы белән дә дан тота. Умартачылык - биредә табышлы һәм популяр тармакларның берсе. Шуңа татлы бал, балдан ясалган башка төрле продукция тәкъдим итүчеләр дә бик күп булды.
Урындагы фольклор коллективлары да әнә шул борынгыдан калган мирасны барлап, аны халыкка җиткерергә тырыша. Әлеге чарада да бу ачык чагылды. Курай моңнары, халык җырлары һәм биюләре бәйрәмне ямьләп, фестиваль кунакларына һәм анда катнашучы һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итте.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.