+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
22 август 2022, 14:10

Сәнгать һөнәрләре үстереләчәк

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә узган оператив киңәшмәдә республикада халык сәнгате кәсепләрен үстерү мәсьәләсе каралды.

Сәнгать һөнәрләре үстереләчәкСәнгать һөнәрләре үстереләчәк
Сәнгать һөнәрләре үстереләчәк

Андрей Назаров ассызыклаганча, Башкортстанда һөнәрчелек шактый киң һәм 17 төр эшчәнлек алып барыла. Бу - рухи тәҗрибә тапшыру, шулай ук милли гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклау өлешендә мөһим тармак. Аның, икътисадның мөһим секторы буларак, позициясе әһәмиятле булып тора.

- Бүгенге көндә республикада 33 оешма эшли, аларның продукциясен халык сәнгате һөнәрләре өлкәсенә дә кертеп була. Алар барысы да кече һәм урта эшкуарлык субъектлары булып тора. Шул ук вакытта Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы федераль реестрында «Агыйдел" башкорт хуҗалык промыселлары” дәүләт унитар предприятиесе теркәлде. 2019 елда Русия Икътисади үсеш министрлыгы боерыгы белән "Минем бизнес" үзәген финанслау кысаларында республикада халык сәнгать һөнәрләре, һөнәрчелек эшчәнлеге, авыл һәм экология туризмы үзәге булдырылды.
Агымдагы елның беренче яртысында бу үзәккә 170тән артык һөнәрче консультация сорап мөрәҗәгать итте, - диде Андрей Назаров.

Премьер-министр билгеләп үткәнчә, Башкортстанда 2022-25 елларга халык сәнгать һөнәрләрен үстерү буенча чаралар планы эшләнгән. Ул дәүләт ярдәменең төрле төрләрен, шул исәптән финанс ярдәмен күздә тота.
Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news/?ELEMENT_ID=57020

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас