+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
22 август 2022, 04:10

Зәйнәп: "Бер нәрсә дә үзгәрмәде кебек..."

17 августта Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдиновага 55 яшь тулды.

Зәйнәп: "Бер нәрсә дә үзгәрмәде кебек..."Зәйнәп: "Бер нәрсә дә үзгәрмәде кебек..."
Зәйнәп: "Бер нәрсә дә үзгәрмәде кебек..."
Юбилее уңаеннан ул туган ягы Азнакайда «Авыл көе» фестивален уздырган.

Зәйнәп Фәрхетдинова 55 яшьлек гомер юлына нәтиҗә ясаган. «Бернәрсә дә үзгәрмәде кебек», – дип җавап биргән ул «Бу яшьтә ничек Сезгә?» дигән сорауга.

"55 яшь – әле ул бөтенләй карт түгел! 55 яшькә җиткән һәрбер кешене, һәр хатын-кызны юбилейлары белән тәбрик итәм.

Бернәрсә дә үзгәрмәде кебек. Эшләгән эшләргә, җырлаган җырларга, балаларга карагач, байтак гомер үтелгәнен аңлыйсың. Аллаһка шөкер, матур эшләр эшләнгән. Сәхнәдә, профессиональ юнәлештә дә беркайчан да тыныч торылмаган. Тормышка карата да мөнәсәбәт сүрелмәгән.

Мәхәббәттә дә, Зөфәр белән ничә еллар бергә, Аллаһка шөкер. Тормышта да, сәхнәдә дә шатлыкларны, кайгыларны бергә бүлешеп яшибез.

Бүгенге көнгә җиңел генә киленмәгән. Тормыш тигез генә бармады. Әти-әни янында үсү, әти-әни яныннан чыгып китүләр, үз гаиләңне кору, балалар туу – барысы да үзенчә рәхәт мизгелләр. Әнкәйләрне югалткач, сыну-сыгылулар... Без тормышта бирешмәскә тиеш, дип, акылга сеңеп калган инде.

Аллаһка шөкер, бүгенге көндә исән-сау. Шундый зур хыяллар белән яшибез", – дигән ул. Бу хакта "Интертат" язган. 
 
Фото: © Энҗе Габдуллина, "Интертат".

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас