+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
24 август 2022, 08:00

35 ел сизелми дә үткән...

Ни өчен сизелмәгән?  Җәвит Шакировны шушы сорау борчый...  

35 ел сизелми дә үткән...
35 ел сизелми дә үткән...
Җәвит Шакиров туй көннәреннән фото куйган. Үзе исә 35 ел гомернең ни сәбәпле сизелмичә узуына җавап эзләгән.

«Менә шул истәлекле, мәңге онытылмас, яшь барган саен сагынып искә ала торган вакыйгага 35 ел үтеп киткән. Сизелмәгән дә. Бер туктап, артка борылып караган мизгел кебек. Рәхәт, мәхәббәтле, бер-береңне аңлап, юл куеп, яратышып яшәгәнгәдер, бәлки? Булганына шөкер итеп, булмаганына өмет итеп яшәгәнгә микән? Бәлки, күпкә кызыкмыйча, азына риза балгангадыр? Икебезнең дә хәләл көчебез белән тапкан малыбызны чама белеп, әрәм-шәрәм итмичә, мактанмыйча, очынмыйча, кадерләп саклап тота белгәнгәдер», – дип уйланган артист.

«Дөрес яшәгәнсез, Җәвит, акыл белән үткәргәнсез гомерегезне. Әфарин! – дип килешүчеләр күп.

Фотр: интертат

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: