+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
26 август 2022, 10:35

Җанны дәвалаучы проект старт алды

Башкортстанда республика табибларына һәм медицина хезмәткәрләренә ярдәм йөзеннән ниятләнгән “Лекари души” социаль-мәдәни проекты гамәлгә ашырыла башлады.  

Җанны дәвалаучы проект старт алдыҖанны дәвалаучы проект старт алды
Җанны дәвалаучы проект старт алды

Проект медицина хезмәткәрләренең эмоциональ киеренкелеген арт-терапия һәм мәдәни тернәкләндерү юлы белән профилактикалауга, шулай ук өлкән буын мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә (көмеш волонтерларга) ярдәм итүгә һәм аларны алга таба, арт-терапия өлкәсендә уникаль тәҗрибә һәм күнекмәләрдән файдаланып, иҗади тормышка ашыру өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән.

Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе әлеге проектның башлангыч ноктасы булды. Күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре медицина хезмәткәрләре өчен чын бәйрәм оештырды, ул «Табиблар тәнне дәвалый, ә артистлар - җанны» дигән сүзләр белән башланып китте.
Күренекле артистлар: Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе Нәзифә Кадыйрова; Башкортстанның халык артисты Гали Алтынбаев; Башкортстанның халык артисты Зөлфия Кудашева; Башкортстанның атказанган артисты, автор-башкаручы, бард, Сәхнә осталары берлеге рәисе Рамил Бәдамшин; «Яшьлек Шоу-2020» халыкара конкурсында җиңүче, мультиинструменталист, атаклы башкорт музыканты Ришат Рәхимов сәгать ярым дәвамында профессиональ персонал өчен концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.

Медиклар адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас