+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
26 август 2022, 02:15

Гүзәл Уразова кием чыгара башлаган

Киемнәр матур, әмма хакларыыы???

Гүзәл Уразова кием чыгара башлаганГүзәл Уразова кием чыгара башлаган
Гүзәл Уразова кием чыгара башлаган

 24 августта җырчы GUZEL URAZOVA дип аталган үз кием брендын тәкъдир итте.

Җырчының сүзләренә караганда, бу аның зур хыялы булган, аны тормышка ашыруга ул еллар дәвамында килгән.
 

Фотолардан күренгәнчә, җырчы һәм аның олы кызы Эллари яңа киемнәрне, модельер буларак, үзләре үк тәкъдим дә иткәннәр.

«Каршы алыгыз! Без ачылдык!

Була бит әле би-и-ик зур хыял. Син аның белән ятасың, аның белән уянасың.

Бер ел буе әзерләндем: бер ясадым, бер сыздым. Тукымаларны сайлап, бөтен модельләрен ясап, килештереп, барыгызга да килешле булсын диеп, энәсеннән җебенә хәтле җитәкләп, бу эшнең азагына чыктык. Ниһаять, килеп чыкты кебек. Беренче коллекциямне сезгә тәкъдим итәм. Бүгеннән үз брендым астында «GUZEL URAZOVA» кием кибете эшли башлады… 42дән 52гә кадәр бөтен размерлар бар. Үзебез тектек, рәхәтләнеп сөенеп киегез», – дип игълан иткән җырчы Телеграм каналында.

 Киемнәр, чыннан да, матур. Хаклары гына бераз тешләшә. Чалбарларны - 8600, күлмәкләрне 12000гә алырга мөмкин. Ташламалар да каралган.

Коллекциянең артык кыйммәт булуын Гүзәлнең язылучылары да билгели. 

«Барысы да бик матур. Кызганыч, бик кыйммәт», «Космик бәяләр»,  – дип уфтанганнар кайберәүләр.

«Бер яңалык та күрмим. Минем яшь чактагы киемнәр. Бәлки, тукымасы гына икенчедер», – дип комментарий калдыручы да булган.

 «Иптәшләр Татарлар»  Телеграм-каналы исә бер үк блузканың Трикотаж Плюста – 1555 сум, ә GUZEL URAZOVAда 5130 сум торуын язган. "Сүз уңаеннан, икесенең дә составы бер төрле, ясалма. Нишләп әле артыгын түләргә?» – дигән сорау куя алар. 

 Фото: интертат

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас