Илештә туып-үскән, туган җирен данлаган шәхесләр исемлеге бик озындыр. Алар, мәдәният һәм сәнгать, мәгариф, медицина, фән һәм башка өлкәләрдә фидакарь хезмәт салып, үз тырышлыклары, сәләтләре белән илебезне данлый. Шулар арасында Русиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Данил Хәсәншин да бар.
Данил Дәүләтша улы Илеш районының Сүлте авылында 1937 елда дөньяга килә. Бу илебезнең иң авыр чорларының берсе булганлыгын тарих битләреннән һәм шул чорда яшәгән кешеләрнең истәлекләреннән, сөйләгәннәреннән беләбез. Данил абый да күңеленә мәңге сеңеп калган һәм йөрәк түрендә сакланган балачак хатирәләре белән уртаклашты.
– Балачакны искә алсам, фәкыйрьлек искә төшә, күрәсең, бу хәлне бала күңелем белән дә кабул итәсем килмәгәндер. Сугыш еллары һәм аннан соң да көн күрергә һәм яшәргә җиңелдән булмады. Гаиләдә җиде бала үстек. Мин өченчесе идем. Безнең бәхеткә, әтиебез сугыштан исән кайтты. Дөрес, ул яраланган, шулай булса да аның исән булуы иң зур бәхет иде. Мин башкаларның бәхетсезлеген – барлык диярлек яшьтәшләрем, дусларым, авылдашларым арасында ятим үскәннәрнең бихисаплыгын күреп, белеп үстем.
Безнең чордагыларның күбесенә җиде сыйныф белем алу гына тиде, чөнки ул вакытта 8-10нчы сыйныфка түләп укырга кирәк иде. Минем укырга теләгем бик зур булды, шуңа күрә дә әти-әнием дә каршы килмәде. Ә моның өчен акча хәстәрләргә кирәк иде. Мин үз-үземә укырга кирәк дигән максат куйдым һәм җиденчене тәмамлагач, җәй буена эшләдем. Ул вакытта хөкүмәткә сөяк, чүпрәк җыеп тапшырып була иде. Менә шул шөгыль белән тиенләп акча җыйдым. Кирпеч сугу кәсебе дә ярыйсы гына керем кертте. Шулай итеп, укырга түлисе 150 сум акча җыелды. Ул вакытта бу бик зур сумма иде.
Әти-әнием дә тырышты. Алар да акча хәстәрләп, кием әзерләде. Дөресрәге, әнием сатин сатып алып, фуфайка һәм чалбар сырып бирде, яңа чабата да үрдертте. Шулай итеп, мин район үзәгендә укый башладым. Башка елларда да каникул вакытларында алсыз-ялсыз эшләдем, яңа уку елына акча җыйдым.
Югары Яркәйдә укыган чакта безгә төрле өлкәләрдә эшләүче абый һәм апалар очрашуларга еш килә иде. Аларның һәркайсы алда да укырга кирәклеген әйтеп, безне дәртләндереп, төрле юнәлештәге белем учакларына чакырды. Сабакташларым, Мәскәү һәм Ленинград шәһәрләрен сайлап, шунда укырга керде. Алар арасында күбесе хәрби һөнәрне дә сайлады, чөнки бу сугыштан соңгы еллар иде. Минем күңелем нечкә булгандыр, күрәсең, фәкыйрьлектә яшәгән, сугыш кайгысын, авырлыкларын үз иңендә күтәргән халыкның яшәүгә дәртен җыр-моң белән күтәрәсем килә иде. Шуңа күрә дә Уфа музыка һәм педагогия училищесына укырга кердем.
Башкортстанның башкаласына юл төшкәнче әле мин колхозда тракторчы булып эшләдем, Совет Армиясендә хезмәт иттем, чирәм җирләрне күтәрүдә катнаштым.
Җыр-моңга сөю хисе дә күңелемдә мул иде. Буш вакытларында әтием гармун тартса, әнием моңлы тавышы белән халык җырларын башкара иде. Ул минем иң беренче укытучым да булган икән! Җырлаганымны ишетеп калса: “Улым, җырның менә бу өлешендә болайрак сузарга кирәк”, – дип төзәтеп һәм өйрәтеп, җырлап та күрсәтә иде. Үзем дә халык җырларын бик яратып башкардым. Көн озынына басуда тракторда эшләгәндә җырлаганым әле дә хәтердә. Безнең чор кешеләре күргән ачлыкны, авырлыкны, михнәтләрне киләчәк буынга күрергә язмасын! Илебез күге һәрвакыт тыныч булсын! – ди Данил абый Хәсәншин.
СССР һәм БАССРның Композиторлар берлекләре әгъзасы, бихисап конкурслар җиңүчесе һәм лауреаты Данил Хәсәншинның иҗаты да җимешле. Ул — “Великий Рядовой” (Александр Матросов) операсының либреттосы, Азамат Хәсәншин белән авторлыкта “Жених из Парижа” операсы, “Туй” балетының сюжет авторы. Егермедән артык симфоник оркестр өчен, дистәдән артык вокаль-инструменталь, уннан артык камера-инструменталь әсәрләр, хор һәм балалар өчен 150дән артык җыр, “Җырлау өчен китап” җыентыгы, драма спектакльләре өчен музыка авторлары да. Бу кадәр эшне башкарып чыгар өчен, әлбәттә, төпле белем дә кирәк. Данил Хәсәншин, Уфа музыка һәм педагогия училищесын тәмамлагач, Казан дәүләт пединститутының музыка факультетына укырга керә. Ә инде 1968 елда ул хыялын тормышка ашыра – Казан дәүләт консерваториясенең “Композиция” белгечлеге буенча укырга керүгә ирешә. Әлеге уку йортын тәмамлагач, ул Уфа сәнгать институтына юллама буенча укытырга җибәрелә. Берничә елдан соң Данил Дәүләтша улы Казан дәүләт консерваториясенең аспирантурасын тәмамлауга да ирешә һәм тулы көчкә иҗат итә башлый.
Данил абыйның улы да әтисе юлын дәвам итә. Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Уфа дәүләт сәнгать институтының доценты Азамат Хәсәншин да югары үрләр яулаган һәм студентларга үз тәҗрибәсе, осталыгы аша музыка һәм иҗат иленә аяк басарга ярдәм итә. Ул бүген — Башкортстанның Яшьләр симфоник оркестрының җитәкчесе һәм дирижеры.
“Алма агачыннан ерак төшми” дигән әйтем дә нәкъ Хәсәншиннар гаиләсенә туры килә. Данил абыйның оныгы Әйшә дә Уфа сәнгать институтында белем ала. Ул киләчәктә музыка белгече булачак.
Ходай Данил абый күңеленә иҗат орлыкларын мулдан салып, аңа кодрәтле Илеш туфрагында туарга насыйп иткән. Ә инде бу сәләтнең буыннан-буынга күчүе үзе бер могҗизага тиң.
Зөһрә ИСЛАМОВА.