+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
29 август 2022, 02:55

"Элек халык моңлы җырчыларга гына йөри иде..."

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов гомер эчендә биш йөзләп татар халык җырын халыкка чыгарган. Хәзерге татар эстрадасын ул «инкубаторский» дип атый.

"Минтимер Шәрипович мине 1995 елда Чаллыга чакырды. «Фән, сәләтле балалар күп. Үзеңнең уйнап-җырлау һөнәреңне берәр сабыйга тапшыра алсаң, мин бик шатланыр идем», – диде. Ун ел буена беркем шалтыратмады, беркем килмәде. Моң бетеп бара. Мәктәпләрдә урысча укыталар, урысча тел ачыла, андый кешедә моң була алмый. Татар телен, ана телен камил белүче кешедә генә моң була. Безнең заманда моңлы кешеләр бик күп иде. Хәзер яшь җырчылар бик күп, тик моңнары гына юк. Кызык түгел. Аларны тыңлап булмый.

Программага кертелмәгән җырларым бик күп. Гомер буе халык җырларын җыеп, эшкәртеп йөргән кеше мин. «Герман көе»н мин чыгардым. Күпме буын җырлый аны хәзер. Бабайлар рәхмәт әйтте. «Улым, син бездән алдан туып, безнең киткәнне карап тордыңмы соң?» – дигәннәре дә булды.

Халык җырлары – аларның безгә әманәте. Татар җыры, татар моңының Пәйгамбәре – Илһам Шакиров. Аннары соң Әлфия апа, Габдулла Рәхимкулов, Рафаэль Ильясов, Таһир Якупов. Алар санлы гына. Ә хәзерге эстрадада барысы да «инкубаторский». Шулхәтле күп алар. Тавышларын да аңлап булмый, күбесенең тавышы бер төрле. «Кайсысы булды соң әле? Кем җырлады?» – дип тыңлап утыра торган. Аларны аерып та булмый бит.

Тавыш булгач, ул бердәнбер экземплярда, бер тиражлы гына булырга тиеш. Тавышы да аңланмый, танылмый торган кеше җырчы түгел ул. Сәнгатькә зәвыксыз кешеләр килеп керде. Тамашачы да шул моңсызларга, акырып йөри торганнарга бара. Үзләре артыннан тамашачыларны иярттеләр, шунысы кызганыч.

Элек халык моңлы җырчыларга гына йөри иде. Башкорт ягына чыгып, андый җырларны җырлап кара – кабул итмиләр. Борынгы башкорт халык җырларын сорап җырлаталар. Ә бу якларда нәрсә җырласаң да кул чабалар, нәрсә дисәң дә ихахай да михахай. Сәнгатьнең кызыгы бетте. Бишек җырын җырлый белмәгән аналардан моңсыз балалар үсә.

Бервакыт миңа Әлфия апа: «Энем, моңлы булыр өчен ятим үсәргә, хәер сорашырга, ачлык күрергә кирәк. Шунда гына сытылып моң чыга. Чит илдән кайткан печенье-перәннек ашаган яшьләрдә каян моң булсын инде?!» – дигән иде. Алтын сүзләр. Мин дә шуны кабатлыйм, – дип сөйләгән ул «Зәйнәбфест»ның сәхнә артында "Интертат" хәбәрчесенә.

Фото: интертат

"Элек халык моңлы җырчыларга гына йөри иде..."
"Элек халык моңлы җырчыларга гына йөри иде..."
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас