+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
30 август 2022, 06:09

Башкортстанда "Геройлар вакыты" Бөтенрусия ачык җыр конкурсы узачак

Башкортстанда композиторлар һәм җыр сүзләре авторлары булган шагыйрьләр арасында «Геройлар вакыты» дигән беренче Бөтенрусия ачык җыр конкурсы узачак.

Башкортстанда "Геройлар вакыты" Бөтенрусия ачык җыр конкурсы узачакБашкортстанда "Геройлар вакыты" Бөтенрусия ачык җыр конкурсы узачак
Башкортстанда "Геройлар вакыты" Бөтенрусия ачык җыр конкурсы узачак
Җиңүчеләрнең җырлары Русиядә иң зур «Геройлар вакыты» патриотик фестивалендә Русия халык артисты Олег Газманов белән бер сәхнәдә яңгыраячак, дип хәбәр итә Башкортстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Конкурста катнашу өчен Русия Федерациясеннән барлык башкаручылар чакырыла, катнашу бушлай. Конкурс өч номинация буенча үткәрелә: "Сүзләрнең авторы", ""Композитор" , "Автор җыры". Җиңүчеләр дипломнар, истәлекле призлар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Конкурсның приз фонды - 1 миллион сум.

Конкурс өч этапта үткәрелә: I этап — сайлап алу (онлайн; 15 сентябрьдән 25 сентябрьгә кадәр); II этап — ярымфинал (4 октябрьдә); III этап — финал (11 октябрьдә). Гаризалар 15 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

Сайлап алу этабы нәтиҗәләрен түбәндәге сылтама аша үтеп карап булачак: https://vk.com/public212747299

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас