+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
30 август 2022, 09:20

Октябрьскийда гармуннар уйнаячак

9 сентябрьдә Октябрьский шәһәрендә «Уйна, гармун!» халык бәйрәме узачак.  

Октябрьскийда гармуннар уйнаячакОктябрьскийда гармуннар уйнаячак
Октябрьскийда гармуннар уйнаячак

Быел бу проект Башкортостан Башлыгының республиканың дәүләт телләрен һәм Башкортстан халыкларының телләрен саклау һәм үстерүгә грантлар бирүгә конкурста җиңүче булды.

Бәйрәм Октябрьскийның Шәһәр мәдәният сарае базасында “Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан уздырыла.

Бу бәйрәмнең төп максаты - мәдәни-милли традицияләрне саклау, халыклар дуслыгын ныгыту, халык сәнгатен яратучылар арасында талантлы музыкантларны ачыклау. Төрле милләт вәкилләре катнашкан бәйрәм тамашачыларның музыкаль даирәсен үстерүгә генә ярдәм итми, милләтара диалог мәйданчыгына да хезмәт итә.

Бәйрәмнең егерме еллык тарихы бар һәм ачык һавада киңкүләм күңел ачудан гыйбарәт.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас