

Бигрәк уңган инде бу якларда яшәүче халык: чигеп-бәйләп, бер матурлык тудырса, агач, тимер, хәтта ташка да җан өрергә сәләтле. “Атадан күргән – ук юнган, анадан күргән – тун теккән” дигән халык әйтеме дә бик туры килә аларга. Һәр авыл биләмәсендә ата-бабаларның йолаларын тергезеп, саклап, шөгыльләрен яшь буынга тапшыру юнәлешендә зур эш башкарган күпсанлы осталар яши. Күпләре борынгы эшләрне табышлы гаилә кәсебенә дә әверелдергән. Әлеге чара да боларны күрсәтергә мөмкинлек бирде: халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләре, мәдәнияте яши һәм үсешә. Ә инде районда һәм республикабызда туризмны үстерү алгы планга куелган вакытта бу аеруча мөһим. Район хакимияте башлыгы Айрат Закир улы Сәетгалин һәм бәйрәм кунакларының чыгышлары да шул хакта булды.
Райондагы һәр авыл биләмәсеннән осталар килгән иде. Милли ихаталар урнашкан зур мәйданны урап чыкканчы күпме матурлык күрергә һәм һөнәргә өйрәнергә мөмкин булды.
Оста куллы кешеләргә сокланмау мөмкин түгел. Әле җитмәсә, ул берәр борынгы эш белән шөгыльләнсә, бу зур ихтирамга лаек. Шулай, Валентиновка авылында яшәүче 88 яшьлек Владимир Черичев үзе янына байтак халыкны җыеп, чабата үрү буенча осталык дәресе күрсәтте. Район үзәгендә яшәүче Кошелевлар гаиләсе дә кунакларны үзләренең иҗат җимешләре белән шатландырды. Гаилә башлыгы Юрий Артемьевич 2014 елдан башлап тал чыбыгыннан төрле-төрле кәрзиннәр үрә. Ә кызлары Анна урыс хатын-кызларының борынгы баш киеме – кокошниклар ясау остасы буларак танылган. Хуҗабикә Светлана Яновна ирен һәм кызын мондый матурлык тудыруга дәртләндереп тора һәм барлык чараларга да алар гаиләләре белән бергәләп чыга.
Бәләкәй генә Көмәрле авылында да күпме осталар яши. Динара Сәйгафарова гомере буе төзелештә эшләгән. Пенсиягә чыккач, борынгы фотолардан, тарихи китаплардан карап, милли костюмнарны тергезү эшенә тотына. Шулай ук авыл мәдәният йорты каршындагы фольклор коллективы әгъзасы да ул, җыр-биюгә дә бик оста. Үзенең эшләре белән төрле бәйгеләрдә дә даими катнаша. Әле тиздән башкорт хатын-кызларының милли баш киеме – кашмау өстендә эш башларга тора. Әлеге ярминкәгә бик күп кул эшләрен алып килгән иде.
Шул ук авылда яшәүче Андрей Алексеев – үлән һәм җиләк чәйләре җитештерү белән шөгыльләнүче шәхси эшкуар. Үзе җитештергән продукциянең сыйфатына зур игътибар бирә ул. Продукция тәмле генә түгел, ә кеше организмы өчен файдалы да булсын өчен ул шул җирлектән җыелырга тиеш, дип исәпли Андрей Федорович.
Бакалдино авыл биләмәсе ихатасы Фатыйма апа Мәҗитованың кул эшләре белән бизәлгән иде. Агач кайрысыннан искиткеч матурлыктагы картиналар тудырган ул, хәтта агач тамырларына да яңа сулыш өреп, гаҗәеп әйберләр ясап куйган.
Тәвәкәч авыл Советының да ихатасы бик үзенчәлекле иде. Тирәкле авылында яшәүче Гөлсирә Хаҗиеваның ташлар коллекциясе генә ни тора! Гөлсирә Яхшыбай кызы әйтүенчә, ташлар җыю белән ул 4-5 ел элек шөгыльләнә башлаган. Күбесен Басу елгасы ярыннан табып алган. Хәзер мондый мавыгуын белеп, танышлары да аңа кызыклы формадагы ташларны алып килә. Шулай, коллекция елдан-ел арта бара. Аю, кабан, куян, бака, урман кешесен хәтерләткән ташлары да бик күп. Образ тулы булсын өчен үзеннән төсле буяулар гына өсти. Шул ук вакытта милли костюмнар да тегә. Моның белән инде ул 12 еллап, “Җангүзәл” фольклор коллективына йөри башлаганнан бирле шөгыльләнә. Алты бала тәрбияләп үстергән Гөлсирә апа. Тормыш иптәшенең вафатына да 26 ел булып киткән. Ялгызлыктан интекми, барлык вакытын әнә шул мавыгуларына багышлый.
Гомумән, авылларда яшәүчеләрнең кулларыннан килмәгән эше юк, осталар нәрсәгә генә тотынса да, гөл итә. Фестивальдә боларның барысын да күрергә мөмкин иде. Агачтан уеп бизәкләр ясаучылар, тимергә җан өрүчеләрнең эшләре кемне генә битараф калдырсын инде?! Милли курчаклар, бизәкле челтәрләр, утыргыч, диван япмалары, сугылган паласлар, шәл, йон оеклар, бәйләнгән кофта-күлмәкләр, чәчәкләр, саламнан һәм тал чыбыгыннан ясалган әйберләр, ювелир бизәнгечләр, балчык чүлмәкләр, милли ризыклар... Кыскасы, ниләр юк икәнен санап чыгу җиңелрәктер. Аларның һәрберсеннән җылылык, яктылык бөркелә. Үз кулларың белән ясалган әйберләр көнкүрештә файдаланудан тыш, хуҗаларын барлык яманлыктан саклау көченә дә ия, дип исәпләгән борынгылар.
Архангель районы сыйфатлы балы белән дә дан тота. Умартачылык биредә табышлы һәм популяр тармакларның берсе. Шуңа татлы бал, балдан ясалган башка төрле продукция тәкъдим итүчеләр дә бик күп җыелды.
Урындагы фольклор коллективлары да әнә шул борыннан калган мирасны барлап, аны халыкка, аеруча яшь буынга җиткерергә тырыша. Әлеге чара да — моның ачык дәлиле. Курай моңнары, халык җырлары һәм биюләре бәйрәмне ямьләп, милләтара дуслыкның ныклы җепләр белән бәйләнүен күрсәтеп, фестиваль кунакларына һәм анда катнашучы һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итте. Ә иң мөһиме, осталарны тагын да дәртләндереп, чәмләнеп иҗат итәргә, эшләрен үстерергә һәм киңәйтергә зур мөмкинлекләр ачты.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Архангель районы.