

1977 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Богдановның байтак әсәрләре Башкорт дәүләт академия, Сибай һәм Салават драма театрларында ХХ гасырның соңгы утыз елында зур уңыш белән барды. “Күпер” һәм “Иртәнге томан” драмалары урысчага тәрҗемә ителеп, Бөтенсоюз авторлык хокуклары агентлыгы аерым-аерым
брошюра итеп бастыргач, алар РСФСРның күп кенә театрларында сәхнәләштерелде. Талант иясенең
болардан башка да берничә әсәре союздаш республикаларда төрле телләрдә тамашачыларга тәкъдим ителде.
Фәрит Богданов — Авыргазы районындагы үзенең әдәбият, сәнгать, фән эшлеклеләре белән дан тоткан Солтанморат авылыннан. Шунда ул 1932 елда туган. Әтисе Вәлинур Бөек Ватан сугышында һәлак булган.
Малай бәләкәйдән үк җәйләрен колхозда төрле эшләр башкара. Әдәбият, матбугат белән кызыксынуы җиденче сыйныф тәмамлаганнан соң аны район гәзитенә эшкә алып килә. Бу җәһәттән аңа бик тә уңай туры килә — ул дәвердә Солтанморат җидееллык мәктәбе директоры булып эшләп алган элекке хәрби очучы, сугыш ветераны Имаметдин Гыйльметдин улы Мөлеков район гәзите мөхәррире итеп күчерелгәч, яхшы укуы, тырышлыгы белән үзен күрсәткән Фәритне редакциягә техник секретарь итеп эшкә чакыра, бераздан аны җаваплы секретарь итеп куя.
Имаметдин абзый ул замандагы бер вакыйганы кызык итеп искә ала иде: “Ул чакта учреждениеләр хезмәткәрләрен партия райкомы бинасына төнге дежурга кую гадәте бар иде. Бермәлне район җитәкчесе колхозларда йөреп, ярты төн аугач кына туры райкомга кайтып керә. Аңа ишекне бик фәкыйрь киенгән үсмер ача. Хуҗа кеше хәтта шүрли дә төшә. “Син кем?” — ди. “Мин — редакция хезмәткәре, дежурда торам”. Беренче секретарь иртүк мине үзенә чакырып алды: “Нинди малай эшли ул синдә?” — ди. “Әтисе фронтта үлеп калган, бик ярлы яшиләр, Солтанмораттан үзем белән алып килдем, мәктәпне отличнога тәмамлады”, — дим. “Ничегрәк соң, редакциядә эшләп китә алырмы?” “Бик откыр, уңган егет, менә дигән журналист чыгачак үзеннән”. “Алайса менә нәрсә, иптәш Мөлеков, — ди беренче секретарь, — син ул малайны бүген үк райсоюз кибетенә алып барып өр-яңадан киендер. Аның алачак хезмәт хакына түгел, редакция исәбенә!”
Ул кушканча эшләдем — Фәритне киендердем, кибеттән чыкканда аны танырлык та түгел иде, чын егеткә әйләнде дә куйды. Үзе турындагы мондый хәстәрлекне гомере буе онытмады, яхшылыкка яхшылык белән җавап кайтара торган кеше иде шул ул”.
Фәрит Богданов 20-24 яшьләрендә армиядә хезмәт иткәндә авиамеханик һөнәре алып, аннан кайткач, туган авылы мәктәбендә авыл хуҗалыгы машиналарына өйрәтү укытучысы булып эшли, үзе кичләрен укып, урта белем ала. ВЛКСМ райкомы инструкторы итеп тә тәгаенләп куялар. 1958-62 елларда Саратов юридик институтында укый, Хәйбулла һәм Кушнаренко районнары прокуратураларында, Уфада эчке эшләр органнарында тикшерүче, Башпотребсоюзда ревизор булып эшли, шул ук вакытта әдәби әсәрләр язуга тәүге омтылышлар ясый.
Фәрит Вәлинур улы драматургиягә озын, әмма ышанычлы адымнар белән килә. Җинаять эзләү хезмәткәрләре турындагы “Син кем?” дигән тәүге пьесасы 1969 елда М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында куела. Бу әсәр СССР Язучылар берлеге һәм Эчке эшләр министрлыгы Дипломына һәм премиясенә лаек була. Ул чорда татар һәм башкорт әдәбиятына берничә юрист (мәсәлән, Мәгъсүм Насыйбуллин, Хәкимҗан Зарипов, Фәрит Богданов) үзләренең һөнәр эшчәнлегенә кагылган темалары белән киләләр. Каләмдәш-һөнәрдәшләреннән аермалы буларак, Фәрит Вәлинур улы җинаятьчеләрне, каракларны фаш итүне, җәзага тарттыруны сурәтләү белән генә чикләнми — чөнки болар гына укучы-тамашачы күңеленә рухи азык бирә алмый. Аның тәүге пьесаларының ук драматик нигезен социаль-хокукый һәм әхлакый-этик проблемалар тәшкил итә. Яңа автор әдәбият-сәнгатьнең кеше язмышы өчен көрәш сәхнәсе икәнлеген нык аңлап каләмгә тотына.
“Син кем?” милиция начальнигы, полковник Зәки Усмановның эш бүлмәсендә башланып китә. Пәрдә ачылганда ул радио тыңлый:
“Кеше акылы — табигать үсешенең бөек бер казанышы. Аның камиллеге шундый дәрәҗәгә җиткән, хәтта ул атом ядросына үтеп керә, галәм киңлекләрен байкый, табигать үзе төзи алмаган матурлыкны иҗат итә. Чөнки рухи тормыш таркалу реакциясеннән дә көчле, гигант йолдыз балкуыннан да якты, галактикалар хәрәкәтеннән дә мәһабәт, табигатьнең барлык матурлыкларыннан да нәфис, илһамлы бер дөнья ул. Рухи тормыш, иҗат процессы зур ләззәт чишмәсе, бәхет чыганагы. Ләкин ни өчендер безнең кайбер кешеләребез аңа бирелгән шушы бәхеттән мәхрүм кала, үзен пычрак һәм түбән хисләрнең колы итә, җинаятьчегә әверелә...”
Зәки (динамикны туктата). Җинаятьчелек... Бу нәрсә? Кеше акылының каймыгуымы?.. Авыру булса, башлангыч симптомнары нинди?
Арытаба да Фәрит Богданов хокук сагында торучылар, җинаятьчелеккә каршы көрәш темаларына иҗат итә, бер үк вакытта тормышны тирәнтен өйрәнә — заводларга йөри. Агыйдел аша күпер салучы эшчеләр белән аралаша. Нәтиҗә буларак, академия драма театры сәхнәсенә аның бер-бер артлы “Мәхәббәт һәм җинаять” (1972), “Күпер” (1974), “Иртәнге томан” (1975) драмалары чыга. Республикабыздан читтә дә куела башлый алар.
Драматургның бу хакта түбәндәгеләрне сөйләгәне булды: “Әсәрләрем арасында минем өчен иң кадерлесе Ерак Көнчыгыштагы Уссурийск шәһәренең урыс драма театрында куелган спектакль булды. Театр Владивосток, Партизанск, Волочаевка кебек легендар урыннарда, шулай ук Сахалин, Камчатка буйлап гастрольләрдә йөрде. Әйтергә кирәк, пьесаларым Дагстанда — кумык, Кабарды-Балкарда — балкар, Карачай-Чиркәстә карачай телендә барды. Төньяк Кавказның төрки телле театрлары, минемчә, нечкә эстетик зәвыкка ия. Мисал өчен шуны гына әйтү дә җитә дип уйлыйм: Карачай драма театры “Күпер” спектакле өчен 1978 елда СССР халыклары драматургиясе һәм театр сәнгатенең Ленинградта үткәрелгән Бөтенрусия фестивалендә беренче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Шундый ук Дипломны ул хәтта миңа да алып бирде”.
Сәхнә кануннарын, үзенчәлекләрен камилрәк үзләштерү максатында милләттәшебез Мәскәүдәге А. В. Луначарский исемендәге дәүләт театр сәнгате институты каршындагы курсларны да тәмамлап кайта.
“Иртәнге томан”ны “кешеләр язмышы драматургиясе” дип тә атарга булыр иде, — дип язды драматург Кәбир Акбашев. — Әсәр үзәгендә — вузларга керә алмаган сәләтле яшьләрнең ачы язмышы. Ул аталар һәм балалар яссылыгында тасвирлана. Автор монда гомум кешелек кыйммәтләренә өстенлек бирә. Изгелек, күңел сафлыгы, чын мәхәббәт сурәтләнә. Әсәр өмет хисе белән сугарылган. Шулай булуга карамастан, спектакльдән соң күңелдә юшкын кала. Драматургның хафалануы тамашачыларга да күчә, яшьләрнең киләчәге өчен көенү көчәя. “Иртәнге томан” академия театры белән беррәттән Салаватта һәм Сибайда да барды. Бер пьесаны бер республиканың берьюлы өч театры сәхнәләштерүе бик сирәк күренеш ул. Автор әйтерсең лә үзе “Иртәнге томан” белән, томаннар артыннан күтәрелгән кояш кебек балкып китте һәм шифалы нурларын тамашачыларга өләшеп бирде”.
1993 елның октябрендә академия театрында Фәрит Богдановның “Атылган йолдыз” (тәүге исеме “Мине чакырган утлар”) драмасы сәхнәләштерелде. Тәүге күренешләр бу әсәр производство, җинаять эзләү, суд-тикшерү темаларына язылган дигән фикер тудыра. Нәкъ шушы темаларга уңышлы иҗат итеп килгән драматург, фантазиясе көчле булуга карамастан, иҗатта беркайчан да реаль тормыштан аерылмады, үз әсәрләре өчен геройларны чит планеталардан да, борынгы грек аллалары арасыннан да эзләп интекмәде. “Атылган йолдыз”ны да аерым бер җирлеккә таянып, ягъни хуҗалык эшчәнлегенең бер тармагы — авылларга электр линиясе сузучылар эшен, яшәү рәвешен өйрәнеп, белеп, тормышчан итеп язган. Әмма “производство темасы” дигәнебез монда гомум фон гына. Арытабангы күренешләрдә бүгенге фаҗигале заманыбыз, кешеләр арасындагы аяусыз мөнәсәбәтләр, кичәге белән иртәгәсе көннең үлемечле бәрелеше тасвирлана, аерым кеше язмышлары аша зур социаль фәлсәфи, әхлакый гомумиләштерүләр ясала. Безнең җәмгыятьтә ни өчен талантлы, көчле, намуслы кешеләргә көн юк? Драматург бу әсәрендә әнә шул сорауга җавап эзли. “Бу илгә интеллектуаллар кирәкми, — дип әрнеп сөйли төп героиняларның берсе Фазиләт. — Монда көрәк белән сәнәк тоткан кеше бәһалана. Шулай булгач, ничек алга китсен бу ил?”
1995 елның мартында тамашачыларга тәкъдим ителгән “Төнге кунак” — Фәрит Богдановның гомум алганда унынчы һәм академия театрында куелган алтынчы спектакле иде. Кешеләр арасындагы аяусыз мөнәсәбәтләр, җинаять эзләү, суд-тикшеренү темаларына уңышлы әсәрләр иҗат итеп үзенең ныклы стилен, алымнарын, позициясен булдырган авторның яңа пьесасының идея эчтәлеге исеменә үк салынган. Төнге кунак – ул хәзерге заманда безнең өскә ябырылган җинаятьчелек. Бу исем — вакыйгаларның барышына ишарә дә, алынган проблемаларны гомумиләштерү дә. Ирексездән төнгелеккә бер бүлмәдә калган ир белән хатын төрле социаль катлам кешеләре, берсе — җинаятьче, икенчесе — хокук белгече-укытучы. (Бу рольләрне Хөрмәтулла Үтәшев белән Таңчулпан Бабичева башкарды). Тормышка караш һәм позицияләр туры килерлек түгел. Алар антиподлар. Ләкин алар ялгызлар, ярты җаннар, икесе дә гомер буе үзләренең яртыларын эзлиләр. Алар әнә шул үзләрен аерган киртәләр, чәнечкеле тимерчыбыклар, рәшәткәле тәрәзәләр аша бер-берсенә омтыла. Бу икәү шундый тизлек белән үзләренең сагыш-хыял дөньясына алып кереп китә ки — син аларның Аллаһ каргаган язмышы белән яши башлыйсың.
Шуны да әйтергә кирәк, 1992 елда “Төнге кунак”ны Ташкентта Үзбәкстанның Хәмзә исемендәге академия театры да сәхнәгә куйды. Премьерага автор да барды һәм “Кызыл таң” гәзитенә Ташкентка сәфәре хакында зур күләмле интервью да бирде.
“Фәрит Богданов — көне-төне яңгырап торган исем түгел, — дип язды филология фәннәре докторы, профессор Тимергали Килмөхәммәтов. — Кырысрак табигатьле кеше иде ул, күзгә-башка чалынмыйчарак яшәргә һәм иҗат итәргә күнеккән. Шуңадырмы, аның пьесалары сурәтләнгән тормыш күренешләре җәһәтеннән дә, язылу үзенчәлекләре буенча да авыр киеренкелеккә ия. Шатлыкларга караганда кайгылар күп аларда, өндәү билгеләренә караганда сорау билгеләре урын ала. “Кемне дә булса гаепләү өчен мораль хокук кирәк”, “Кеше исәбенә бәхетле буласым килми”, “Иптәшләр бердәмлегеннән кыйммәтрәк бер нәрсә дә юк икән”, “Әгәр үзеңдә көч булмаса, кресло гына власть бирми”, “Җаваплы вазыйфа биләп тә, эш өчен җавап бирмәскә өйрәнгән бәндәләр...” — Фәрит Богданов пьесалары әнә шундый репликалар белән чуарланган. Әсәрне башлап җибәргәндә үк мәлнең герой өчен үтә җитдилеге бернинди яхшылык вәгъдә итмәве ачыклана...
Язучының иҗат йөзе ничек барлыкка килә соң? Әдәбият дөньясында шундый бер төшенчә бар: иҗат концепциясе. Сүз остасының әсәрләрендә аеруча пафос, аеруча даими, аеруча тойгы белән үткәрелгән бер төп идея яшәүчән. Фәрит Богданов драматургиясенең нигезендә ачык фәлсәфи караш-инструкцияләр колы булып яшәмәскә, намус кушканча яшәргә, дигән принцип ята. Язучының төп геройлары нәкъ әнә шул принципны раслый. Аның драматургиясе заманга, замандашка йөз тоткан. Шуңа күрә бу иҗатның асылын “заман заңы” дип атап буладыр. Анда хәзерге тормыш, бүгенге кешеләр таныла...
Язучының, ул күпме генә иҗат итмәсен, бер төп әсәре була. Фәрит Богдановның да бар андый пьесасы. Ул — “Әманәткә хыянәт”. Драматургка хас бөтен әдәби сыйфатлар бу әсәрдә көчлерәк тә, тирәнрәк тә оешкан. Заманның көнүзәк мәсьәләләрен халыкчан формаларда гәүдәләндерүнең матур үрнәге ул”.
Күренекле драматург Наил Гаетбай да өлкән каләмдәше турында күңелендә якты истәлекләр саклый: “Мин Сибайдан Уфага килү белән үк Фәрит агайның яшьләргә, шул исәптән миңа бик тә ярдәмчел остаз булуын тойдым. Игътибарны җәлеп иткән тагын бер мөһим сыйфаты — хакыйкать өчен беркемнән, бернәрсәдән курыкмыйча көрәшүе. Язучылар берлегендә яңа әсәр тикшереләме, авторлык хокуклары һәм финанс ягыннан кысылган берәр каләмдәшен яклап чыгамы, академия театрында барлыкка килгән “шәхес культы”на каршы күтәреләме — Фәрит агайның принциапиальлеге, гадел һәм туры сүзне кемнең кем булуына карамастан йөзенә бәреп әйтүе сокландыра иде”.
“Нихәл, якташ, адаш!” — дип күрешә торган иде ул очрашканда яисә телефон аша хәбәрләшкәндә. Якташ, адаш белән чирек гасыр даими аралашып торырга насыйп булды миңа. 1975 ел башында “Кызыл таң” гәзитенә эшкә килгәч үк таныштым мин аның белән. Минем бүлек мөдире, райондашым Тамьян абый Бикмаев революционер Иван Якутов турында “Соңгы алыш” дигән драма язды. Күренекле режиссер Вазих Сәйфуллин аны Башкорт академия драма театрында куйды. Автор белән режиссер (сәхнә тормышын Авыргазы колхоз-совхоз театрында башлаганлыктан, Вазих абый безнең район кешеләрен бик якын күрә иде) редакция бүлмәсендә әледән-әле очрашып, әзерләнүче спектакль турында сөйләшәләр. Фәрит Вәлинур улы да көн дә диярлек килеп, сөйләшүгә кушылып китә. Ул теге икәү кебек тиз генә хискә бирелеп, кызып китми, дәлилләре саллы, төпле, һәр сүзе үлчәнгән, тыныч.
Фәрит абыйның яисә башка авторларның спектакльләрен икәү карап, фикер алышу, гомумән, театр, драматургия, әдәбият хакында сөйләшү үзе бер дәрес була торган иде. Матбугат битләрендә басылган интервьюлары, рецензияләре, иҗади портретлары, китап укучылар һәм тамашачылар алдындагы чыгышлары фәһемле булулары белән аерылып торды. ХХ гасыр ахырына таба, каләмдәшләре Мостай Кәрим, Нәҗип Асанбаев, Әнгам Атнабаев, Туфан Миңнуллин, Рәшит Солтангәрәев кебек, “саф” әдәби әсәрләр язудан тулысынча диярлек туктап, ялкынлы публицистикага да күчкән иде. Хәтеремдә, без аның белән Авыргазыга кайтып, райондашларыбызның эше-яшәеше турында “Кызыл таң”ның 1997 елгы 10 июль санында тоташ бер битне алып торган “Безне чакырган утлар” дигән мәкалә дә бастырган идек. Галимҗан Ибраһимовның юбилейлары, үзенең 60 яше уңаеннан иҗат кичәсе, районда “Зәңгәр чишмә” дигән әдәби берләшмә оештыру... Аларда ул әдәбиятның күренекле вәкиле, туган якның патриоты буларак катнашты.
Аның “Тамаша” журналына биргән интервьюсыннан (1999 елның 2нче саны) бер өзек китерәсем килә:
— Халык яратып карарлык пьесалар була, “югары сәнгать” өчен, ягъни белгечләргә ошасын өчен язылган пьесалар була. Сезгә аларның кайсысы якынрак?
— Тамашачыларга яки белгечләргә ошарга тырышып пьеса язганым юк. Кешеләргә әйтер сүзең булганда гына әсәр язарга кирәк. Чынлап та, әле гади тамашачылар өчен һәм “югары сәнгать” өчен (аны “элитный” дип тә җибәрәләр) дигән төшенчәләр яши. Бу, минемчә, төптән дөрес түгел. Ни өчен ул тамашачыга яраклашып түбән төшәргә тиеш? Киресенчә, тамашачы югары сәнгатькә омтылсын, югары зәвыкка ия булырга тырышсын. Безнең академия театры бу җәһәттән шактый уңышлы эшли. Мин быел сезон ачылганда “Шәйморатов генерал” спектаклен тагын бер тапкыр карадым. Драматург Флорид Бүләков белән режиссер Азат Нәдергулов генерал язмышы аша кискен фәлсәфи һәм әхлакый проблемалар күтәргәннәр. Бу — “элитный” спектакль. Югары сәнгать.
— Ә киләчәктә югарыда әйтелгән ике юнәлешнең кайсысы алга чыгарга тиеш?
— Әлбәттә, югары зәвыклы әсәрләр өстенлек алырга тиеш. Мин аңлыйм, такмакларга, биюләргә корылган тамашалар да була һәм аларны хозурланып караган тамашачы да күп. Әмма бу очракта җыр һәм биюне сөйгән, шуңа мөкиббән киткән кешегә чын кыйммәтләр урынына төрле шалтыравык бирү, ягъни оста итеп тамашачыны алдау килеп чыга. Җырлы-биюле тамаша кирәк, ләкин ул эчтәлекле, фәһем алырлык музыкаль комедия, я музыкаль драма булсын. Тамашачы бит эстрада түгел, ә драма театрына килгән”.
Фәрит Богданов шактый җаваплы вазыйфалар да башкарды, җәмәгать эшләрендә актив катнашты. 1979 елдан башлап Бөтенсоюз авторлык хокуклары буенча агентлык (ВААП) вәкиле, 1991 елдан соң Русия Президенты каршындагы Интеллектуаль милек агентлыгының Башкортстан буенча инспекторы булып эшләде. Республикабыз Язучылар берлеге драма секциясе җитәкчесе, “Ағиҙел” журналы мөхәрририяте әгъзасы, егерме елдан артык Башкортстан Тынычлыкны яклау комитеты һәм Совет тынычлык фондының республика бүлекчәсе ревизия комиссиясе рәисе булып торды.
Аның соңгы сәхнә әсәре — “Батырша” трагедиясе иде. Компьютерда басылып төпләнгән бер данәсен 2000 елның 10 ноябрендә миңа бүләк итте. Аянычлы үлеменә өч айдан артыграк кына вакыт калган булган икән.
Фәрит Фаткуллин.