+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
1 сентябрь 2022, 13:30

Бари Алибасов Альцгеймер авыруы белән чирләгән, диләр...

Интернетта барлыкка килгән мәгълүматлар буенча, аны караудан барлык туганнары баш тарткан.

Русия киңкүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, 75 яшьлек продюсерның авыруы турында телетапшырулар алып баручы Дана Борисова сөйләгән.

Дана сүзләренчә, ул Алибасовның үз тотышын анализлаган һәм, продюсерда Альцгеймер авыруы булырга мөмкин, дигән нәтиҗә ясаган. Борисова интервьюсында, Бари Кәримович күп кешеләрне танымый, кинәт югалырга мөмкин, дип сөйләгән.

Телевидение алып баручысы Алибасовның якыннары турында да аерым әйткән. Ул аларның продюсерның байлыгы белән файдалануларына игътибар иткән.

"Аның акчасына үзләренә фатирлар сатып алдылар да, ә хәзер авыручы кешене беркемнең дә карасы килми. Барысы да баш тарта", - дип сөйләгән Борисова.

Фото: "24сми" сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: