Татарстанда популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова “Татарстан Республикасының атказанган артисты” исеменә лаек булды.
Тантаналы чара Казан Кремлендә узган. Бүләкне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырган.
Үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә җырчы иҗатын яратучыларга күпьеллык ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерә.
"20 ел мине сәхнәдә тотулары өчен кадерле тамашачыларга зур рәхмәт! Бу - безнең уртак казанышыбыз, уртак исемебез!", - дип язган Илсөя Бәдретдинова.
Фото: матбугат.ру