+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
5 сентябрь 2022, 13:40

Александр Ягья - Башкортстанның атказанган артисты

Бүген республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров музыкант һәм композитор Александр Ягьяга "Башкортстан Республикасының атказанган артисты" бүләген тапшырды.

Александр Ягья - Башкортстанның атказанган артистыАлександр Ягья - Башкортстанның атказанган артисты
Александр Ягья - Башкортстанның атказанган артисты


Тиешле указга төбәк Башлыгы Радий Хәбиров кул куйган.
Премьер-министр ассызыклаганча, күпкырлы талант һәм кабатланмас башкару осталыгы ярдәмендә Александр Ягья җанатарларның ихлас мәхәббәтен яулады. Ул җырчы һәм композитор буларак киң танылды, ул ил эстрадасы үсешенә зур өлеш кертте.

Александр Ягья, үз чиратында, бу бүләк өчен төбәк халкына һәм җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.

- Вокал осталыгы һәм артистлык таланты Сезгә Русиядә һәм чит илләрдә киң танылу китерде. Сезнең җырлар тирән патриотизм хисе белән сугарылган һәм алар озын гомерле. Алар чыннан да халык җырларына әверелделәр, аларны яхшы беләләр һәм төрле буын вәкилләре рәхәтләнеп җырлыйлар. Бүген Сез үзегезнең иҗатыгыз белән күпсанлы җанатарларыгызны сөендерәсез. Яшь башкаручыларга осталык дәрәҗәсен тапшыру белән генә чикләнмисез, сез булдырган сәнгать академиясендә яшь артистлар тәрбияләү белән дә шөгыльләнәсез, – диде Андрей Назаров.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас