Петр Чайковский исемендәге Концерт залында Прокофьев һәм Римский-Корсаковның «Шахрезада» дигән 3нче концерты яңгырады.
Беренче бүлектән соң Денис Мацуев тыңлаучыларга Бетховенның 17нче сонатасын һәм Пуленкның «Престо»сын бүләк итте. Икенче бүлекне оркестр Бородинның «Половецкие пляские» белән тәмамлады.
Русиянең халык артисты Денис Мацуев узган елда Уфада Башкортстан коллективы белән чыгыш ясаган иде инде. Ул вакытта ук оркестрның башкару осталыгын югары бәяләде.
Башкортстан коллективы дөньяның иң бөек музыкантларының берсе белән хезмәттәшлекне алга таба да үстерергә ниятли. Шул исәптән «Яңа исемнәр» проекты кысаларында да, ул республикадан килгән яшь талантларга үзләрен зур сәхнәдә күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Фото: Евгений Евтюхов.