Оештыручылар мәгълүматлары буенча, 7-11 сентябрьдә Белоруссия тарихи-мәдәни үзәге һәм ХМАО-Юградагы башкорт тарихи-мәдәни үзәге «Милли киемдәге фото» онлайн-күргәзмәсен, шулай ук «Мин милли киемдә» флешмобын үткәрәчәк.
9 сентябрьдә «Красный Яр» Урыс тарихи-мәдәни үзәге Кырымның Белогорск районында акция үткәрәчәк.
Безнең республикада чаралар 7-10 сентябрьдә узачак. Бәйрәм Бәләбәй районының Цветаева әдәби-тарихи-мәдәният үзәгендә старт ала. Анда урыс халкы тарихы турында фикер алышачаклар. 9 сентябрьгә Уфада Якутов исемендәге паркта планлаштырылган «Милли костюм бәйрәме» үзәк вакыйга булачак. Кунакларны костюмнар күрсәтү, халык осталары эшләре күргәзмәсе, концерт программасы көтә.
Республика халык иҗаты үзәге дә әлеге датага багышланган чаралар үткәрә. Бу юлы Милли костюм көненә багышланган “Музыкаль этномозаика" узачак. Акция кагыйдәләре буенча, анда теләге булган һәркем катнаша ала. Катнашу өчен төрле милли костюмнардагы борынгы халык музыкаль инструментларында гомум озынлыгы 2-3 минут булган композиция башкарырга кирәк. Музыкаль әсәр мөстәкыйль сайлана. Видеороликны #МузыкальнаяЭтноМозаикаБашкортостана #ДеньНациональногоКостюма #УфаМКРБ #УфаРЦНТРБ #МКРБ хэштэгы белән социаль челтәрләрдә бастырырга кирәк. Иң креатив видеороликлар Республика халык иҗаты үзәгенең социаль челтәрләр битенә эләгәчәк.
Башкортстан районнарында да зур программа булачак. Республиканың төрле почмакларында милли костюмнар күргәзмәләре, әлеге тематикага флэшмоблар, хатын-кыз бизәнү әйберләре, традицион хатын-кызлар күлмәге кисү һәм тегү, элмәле (тамбур) чигү буенча һәм башка мастер-класслар узачак.
Фото: Бижбулякскийдк.рф