Фестиваль бүген 12.00 сәгатьтә Симферополь шәһәрендә ачылды. Башкортстан Республикасының Урыс драма театры А. С. Пушкин повесте буенча «Буран" спектаклен тәкъдим итте.
Биш көн дәвамында Кырым халкы урыс язучыларына һәм сәнгать эшлеклеләренә багышланган күргәзмәләргә йөри, Башкортстанда туган Сергей Тимофеевич Аксаков турында белә, үз шәҗәрәсен төзи, уеннарда, театр артистларыннан сөйләм сәнгате буенча осталык дәресләрендә катнаша алачак.
9 сентябрьдә, милли костюм көнендә, Кырым халкын Башкортстан халыкларының милли костюмнары белән таныштырачаклар. Чарада башкортча түшлек ясау, Урыс драма театры артистлары белән бергә урыс сарафанын ясау буенча осталык дәресләре эшләячәк.
Фестивальне ябу 10 сентябрьгә Белогорск районы Мәдәният сараенда Башкортстан артистлары һәм мәдәният, мәгариф эшлеклеләре, шушы районның иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашлыгында планлаштырылган.
Проект ахырында, 12 сентябрьдә, Судак шәһәренең 4нче мәктәбе укучыларына Башкортстанның Урыс драма театры артистлары ике спектакль тәкъдим итәчәк: башлангыч сыйныфлар өчен - «Аленький цветочек», ә өлкән звено өчен - «Барышня-крестьянка».
Фото: culture.bashkortostan.ru