+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
8 сентябрь 2022, 08:10

«Хәрби биеклек»кә рәхим итегез!

18 сентябрьдә "Торатау" конгресс-холлының амфитеатрында «Хәрби биеклек» VII Республика авторлык патриотик җырлар фестивале узачак.

«Хәрби биеклек»кә рәхим итегез!«Хәрби биеклек»кә рәхим итегез!
«Хәрби биеклек»кә рәхим итегез!


Масштаблы проектта Башкортстан Республикасы һәм Русия Федерациясе төбәкләренннән автор-башкаручылар, солистлар һәм музыкаль төркемнәр катнашачак. Фестивальнең хедлайнерлары - җырчы, композитор, Русиянең атказанган артисты Денис Мәйданов һәм Екатеринбург шәһәреннән «Уралбэнд» тынлы оркестры. Концерт 17.00 сәгатьтә башлана.
Башкортстанның патриотик традицияләренең визит карточкаларыннан берсе булган «Хәрби биеклек» патриотик җырлар фестивале бүген бөтен Русия буенча билгеле. Проект яшь буында үз Ватанына мәхәббәт, хәрби бурычка тугрылык тәрбияләүгә һәм Ватан геройлары турында халык истәлеген саклауга юнәлтелгән.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас