+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
8 сентябрь 2022, 08:05

Кырымда Башкортстан үткәргән чаралар уза

Кичә Кырым Республикасының Симферополь шәһәрендәге «Хайдельберг-центр» мәдәни-социаль үзәгендә "Башкортстанның урыс дөньясы тәкъдим итә..." халыкара әдәби-театр фестиваленең икенче этабы ачылды.

Кырымда Башкортстан үткәргән чаралар узаКырымда Башкортстан үткәргән чаралар уза
Кырымда Башкортстан үткәргән чаралар уза


Чарада Кырым Республикасы Дәүләт Советының халык дипломатиясе һәм милләтара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Юрий Гемпель,
Симферополь шәһәре хакимияте аппаратының муниципальара хезмәттәшлек секторы мөдире, профессор Снежанна Шендрикова, Кырым Республикасы Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Алексей Нусбаум, Кырым Республикасы Халыклар дуслыгы йорты төбәкара элемтәләр бүлеге җитәкчесе Дмитрий Малышев, «Хайдельберг-Симферополь» тугандаш шәһәрләр дуслыгы җәмгыяте җитәкчесе Магдалена Мельтер катнаштылар.
Юрий Гемпель фестивальдә катнашучыларны Кырым Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Владимир Константинов исеменнән сәламләде, катнашучылар составы буенча чараның уникальлеген билгеләп үтте һәм яңа уртак проектларга ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас