+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
9 сентябрь 2022, 06:46

Бишбүләкнең “Ак калфагы” – “Түгәрәк уен” җиңүчесе!

Ансамбль Бөтенрусия татар фольклоры фестиваль-бәйгесендә беренче урын яулады.

Бишбүләкнең “Ак калфагы” – “Түгәрәк уен” җиңүчесе!Бишбүләкнең “Ак калфагы” – “Түгәрәк уен” җиңүчесе!
Бишбүләкнең “Ак калфагы” – “Түгәрәк уен” җиңүчесе!
Бишбүләк районының Лилия Мусаева җитәкчелегендәге “Ак калфак” татар халык фольклор ансамбле Бөтенрусия татар фольклоры фестиваль-бәйгесендә Башкортстан данын лаеклы яклады.
Күптән түгел “Җырлыйк әле!” фестивалендә Гран-прига лаек булып, “Ак калфак”лылар “Түгәрәк уен” XIV Бөтенрусия татар фольклоры фестиваль-бәйгесендә катнашу хокукы алган иде. Шушы көннәрдә алар Казан шәһәрендә узган дәрәҗәле чарада катнашып, бай тәэссоратлар белән һәм беренче урын алып кайтты.


Әлбәттә, бу коллективның лаеклы чыгыш ясаячагына якташлары шикләнмәгәндер дә. 12 ел дәвамында ансамбльгә нинди генә дәрәҗәдәге чараларда катнашырга туры килмәгән! Шул ук вакытта әзер йолаларны гына сәхнәләш­терми алар, авыллар буйлап фольклор материаллары җыялар, өйрәнәләр һәм үзлә­ренең җир­ле­гендәге йолаларны тергезү, киләсе буынга тапшыру буенча зур эш башкаралар. Матур, истә калырлык чаралар, фольклор күре­нешләре, сәхнә әсәрләре тудырып, халык һәм тамашачы хозурына тәкъдим итәләр.
“Түгәрәк уен”да алар “Чишмә бәрдертеп, самавыр юу йоласы”н бик оста тәкъдим иткәннәр. Үзеш­чәннәрнең сәхнә осталыгы, һич­шиксез, әлеге җиңүгә китерүдә бәһаләп бетергесез. Шул ук вакытта мәртәбәле жюри әгъзалары җиңүчеләрне бил­геләгәндә һәрбер нечкәлеккә игътибар иткән. Әйтик, ан­самбльнең фольклор реквизитлары да бик күп һәм бик борынгы. Үзләренең төбәгендәге авыллардан җыйган элекке көнкүреш әйберләре арасында бер гасырлыклары да бар. Шулай, әлеге тамашада да Лилия Марсель кызының картәнисен­нән калган сөлге, коштабак, чүмеч һәм җиң­гәсе Рәсимә Сәләхованың килен булып төшкәндә су юлына барган көянтәсе кулланылган. Ансамбль җитәкчесе әйтүенчә, 1906 елда туган картәнисе Мәрьям 17 яшендә егет йортына килен булып төш­кәндә бу әйберләрне бирнә буларак алып килгән. Аларның бүгенге көнгә кадәр саклануында Лилия Марсель кызының да өлеше зур.
Әйткәндәй, борынгы фольклор белән ул кечкенәдән кызыксына. Әбекәйләренең, аеруча Кәфия Вахитованың кич утырганда такмак әйтүләрен качып-посып тыңлый. Аларны ул вакытта, бәләкәй яшьтә булу сәбәпле, исендә калдыра алмаса да, күңеленә сеңдерә, кеч­кенә йөрәктә борынгы җырларга сөю, ихтирам бөреләнә. Шуңа бүген бу изге эш – борынгы йолаларны, гореф-гадәтләрне тергезү, аларны халыкка җиткерү белән ихлас күңелдән шөгыльләнүенә бер дә гаҗәпләнәсе юк.
“Чишмә бәрдертеп, самавыр юу йоласы”н исә ул Минзыя апа Исмәгыйлева һәм үзенең әнисе – 87 яшьлек Сәгыйдә апа Сәләхова­дан язып алган һәм бердәм, иҗади коллективы ярдә­мендә бик матур итеп сәхнәләш­тергән. Бу эшлә­рендә аккомпаниатор Раил Едиханов та коллективка зур ярдәм күрсәтә һәм барлык тамашаларын гармун моң­нары белән бизи.
“Ак калфак”лыларның кием­нәре дә этностильдә. Моның өчен Лилия Марсель кызының әнисенең яшь чактагы күлмәге үрнәк итеп алынып, шул вакытлардагы тукымалардан тегел­гән. Самавыр юучы­ларның фәкать кара алъяпкычтан булуы да жюри әгъзалары игътибарын җәлеп иткән. Гомумән, бу фестивальнең максаты да — татар фольклорын чынбарлыктагы яссылыкта күрсәтү. Ә бишбүләк­леләр һәрбер нечкә­лекне исәпкә алып, чараның шартларына туры китереп үтә­гән һәм лаеклы җиңүгә ирешкән.
Әйе, Татарстаннан һәм Русия­нең төрле төбәкләреннән җыел­ган 50дән артык коллектив арасында җиңү яулаулары “Ак калфак”­лыларның борынгы йолаларны яхшы белүләре, сәхнә осталык­ларының, камиллек­ләренең югары дәрәҗәдә булуы хакында сөйли. Иң мөһиме — киләчәктә дә иҗади коллективка уңышлар гына юлдаш булсын, ә аларның уй-ниятләре бик күркәм һәм тормышка ашырасы планнары бик күп әле.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Бишбүләкнең “Ак калфагы” – “Түгәрәк уен” җиңүчесе!
Бишбүләкнең “Ак калфагы” – “Түгәрәк уен” җиңүчесе!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас