+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
9 сентябрь 2022, 05:20

Милли киемдә - милли рух

"Кызыл таң" гәзите коллективы Милли костюм көненә кушыла.

Милли киемдә - милли рухМилли киемдә - милли рух
Милли киемдә - милли рух


Бәйрәм 2020 елдан Радий Хәбиров указына ярашлы елга ике тапкыр – апрельнең өченче һәм сентябрьнең икенче җомгасында үткәрелә һәм халыкларның гореф-гадәтләренә, тарихына һәм мәдәниятенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирә.

Безнең республикада 164 милләт вәкиле яши. Аларның һәркайсының үз тарихи һәм мәдәни үзенчәлекләре бар. Милли костюм – ул кием генә түгел, ә халык турында сөйли торган зур тарих та. Ул, милли үзенчәлекнең ачык “индикаторы” буларак, үткәннең мәдәни-рухи мирасын саклап калырга ярдәм итә.

Соңгы елларда төрле чараларда, спектакльләрдә, шулай ук көндәлек киемнәрдә дә милли орнамент белән бизәлгән, этностильдә тегелгән киемнәрдәге кешеләрне еш очратырга була. "Кызыл таң" гәзите коллективы да, Милли костюм көненә кушылып, фотога төште.

Фото: Динар Кәлимуллин.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас