+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
9 сентябрь 2022, 10:55

Уфада КВН үтте

8 сентябрьдә Агыйдел яры меңнән артык КВН яратучылар һәм уфалыларны җыйды.

Уфада КВН үттеУфада КВН үтте
Уфада КВН үтте


Бөтен республикадан 12 команда бер сәхнәдә очрашты һәм елның төп КВН-трофейларының берсе - КВН җәйге Кубогы өчен көрәште.

Жюрида Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев, Уфа шәһәр округы хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев, аның урынбасары Владимир Жебровский, Башкортстан Республикасы Башлыгының грантлар фонды генеральный директоры Люция Сәйфуллина, Красноярск шәһәренең "Начар Компания" КВН командасы капитаны Михаил Стогниенко, "Союз" КВН командасы актеры Артем Моратов, бизнесмен һәм элекке КВНчы Тимур Әбдрәшитов, Уфаның иң популяр диджейларының берсе Ринат Гатауллин булды.

Нәтиҗәдә, "Хатын-кызлар дуслыгы монументы" командасы бүләккә лаек булды. Җиңүчеләр җәйге Кубок тарихында беренче тапкыр Сочидагы «КИВИН-2023» Халыкара КВН командалары фестиваленә юллама белән бүләкләнде. Соңыннан тамашачыларны зур сюрприз – Беренче каналда КВН югары лигасында катнашучыларның, ТНТ телеканалы йолдызларының «Начар компания» (Красноярск) һәм «Союз» (Төмән) КВН командаларының чыгышы көтте.

Чара Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары акчасына Башкортстан Республикасы Башлыгы һәм Уфа шәһәре хакимиятенең грантлар фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас