+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
9 сентябрь 2022, 06:10

"Ул - үз эшенең остасы"

Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә гаҗәеп оста белән таныштыра.

"Ул - үз эшенең остасы""Ул - үз эшенең остасы"
"Ул - үз эшенең остасы"


"Салават районының Комсомол авылыннан Гөлдар Шәрәфетдин кызы Шабиева инде күп еллар башкорт костюмнары тегә һәм бизәнү әйберләре ясый.

Кул остасы үз эшендә бик оригиналь материаллар куллана. Мәсәлән, күкрәк бизәге «сакома» – Эрмитаж коллекциясеннән XVIII гасыр бизәлешенең күчермәсе – 1718 елда әйләнештән алынган тәңкәләр белән тегелгән. Гөлдар Шәрәфетдин кызы да чын кәләбаш – шлемга охшаган хатын-кыз баш киеме ясый белүчеләрнең берсе.

Барлык костюмнар һәм бизәнү әйберләрен оста үз өендә ясый. Ә быел җәй үз ишегалдында, махсус төзелгән бинада, Гөлдар Шабиева этнография музеен ачты. Экспозиция бай – костюмнардан тыш, анда өй бизәлеше һәм кирәк-яраклары, бик күп раритет әйберләр, җиһазлар, паласлар бар.

Салават районында булсагыз, һичшиксез, бу музейны карагыз. Милли костюм көне белән!" - дип яза Радий Хәбиров үз сәхифәсендә.

Фото: В Контакте


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас