+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
9 Сентября 2022, 07:05

Ярми янә кунак җыйды!

Чишмә районында “Тарихны язалар яшәгән җирләрдә” дигән күркәм чара узды.

Ярми янә кунак җыйды!Ярми янә кунак җыйды!
Ярми янә кунак җыйды!
Шулкадәр уңган, ачык йөзле, киң күңелле, кунакчыл ул безнең халык. Нинди генә эшкә тотынса да, гөл итә. Тырышып эшли дә, рәхәтләнеп күңел ача да белә. Милләтебезнең үткәне белән кызыксынуы, борынгы йолаларны тергезеп, саклап, киләсе буынга тапшыру буенча башкарган эшләре аеруча зур ихтирамга лаек. Чишмә районының Ярми авылы халкы турында да нәкъ шулай әйтергә мөмкин. Шушы көннәрдә узган “Тарихны язалар яшәгән җирләрдә” дигән чарада боларның барысын да күрергә, чигү-бәйләү, дару үләннәре әзерләү кебек осталык дәресләрендә катнашырга, милли җәүһәрләребез үрнәкләре белән танышырга, тарихи урыннарга сәфәр кылырга мөмкин булды.

“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының урындагы бүлекчәсе әлегә бик яшь булуына карамастан, (оешуына бер ел тирәсе генә) иң активларының берсе, күпме күркәм чаралар узды биредә. Чираттагысы – “Тарихны язалар яшәгән җирләрдә” дигән исем астындагысы да киң колач алды һәм анда катнашучыларның күңелләрендә онытылмас тәэссоратлар калдырды. Тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу, очрашу, аралашу, ә иң мөһиме – борынгы йолаларны барлау, күрсәтү мәйданчыгына әверелде, тарихка сәяхәт кылырга, үткәннәр белән киләчәгебез арасында күпер салырга мөмкинлек бирде. Чараның мәртә­бәле кунагы – Башкортстан татарлары конгрессы рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов әйтүенчә, “Без бергә, бердәмлектә безнең көч!” дигән гомум девиз да бу чарага бик туры килә. Ярми халкын гына түгел, күрше авыллардан, республикабыз районнарыннан килгән күпме кешеләрне берләштерде ул. Люция Ябир кызы җитәкчелегендә уңышлы эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Уфа шәһәре, Бәләбәй, Бишбүләк, Дүрт­өйле, Туймазы, Кырмыскалы, Уфа районнары, Дим бистәсе бүлекчәләре җитәкчеләре һәм әгъзалары да әлеге бәйрәмгә канатланып килде.
Кунаклар үзләренең тәҗрибәсе белән ураклашты һәм мондагы чагу күренешләргә, ныклы әзерлеккә, кунакчыллыкка хәйран калуларын яшерә алмады.
Әйтик, Светлана Васикова Дүртөйле районындагы “Ак калфак” бүлекчәсе, шул ук вакытта “Әллүки” фольклор ансамбле җитәкчесе. Бик актив хатын-кызлар тупланган бу коллективта. Төрле чаралар үткәреп торалар, үзләре дә конкурс-фестиваль­ләрдә катнашып, уңышларга ире­шәләр. 2020 елда “Җырлыйк әле!” фестивалендә Гран-прига лаек булып, ансамбль әгъзаларына затлы костюмнар тектергәннәр. Гомумән, үзләре әйтүенчә, бу чара аларга яңа үрләр яуларга, тагын да активрак эшләргә этәргеч биргән. Бишбүләк­леләрнең дә мактанырлык эшләре бар. “Җырлыйк әле!” фестивалендә быел җиңү яулап, “Түгәрәк уен” XIV Бөтен­русия татар фольклоры фестиваль-бәйгесендә катнашу хокукы алганнар иде. Менә анда да Лилия Мусаева җитәкчелегендәге “Ак калфак” ансамбле беренче урынга лаек булды.
“Ак калфак”лылар оештырган чараларның һәммәсе дә халыкны берләштерү, борынгы йолаларны барлау, тергезү, халыкка җиткерү, киләсе буында аларга карата хөрмәт тәрбияләү максатын күз уңында тота. Әлеге чарада катнашкан Ярми авыл биләмәсе башлыгы Хәнүр Исмә­гыйлев, район Мәдәният сарае җитәкчесе Эльвира Яхина да бу уңайдан аларга чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр. Һәм үзләрендә мәдәни тормышның гөрләп торуында Ярми мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия Сәрварованың өлеше бәһалап бетергесез булуын билгеләделәр. Гөлфия Харрас кызы халык белән эшне бик оста оештыра белә, авылдашлары аның һәр башлангычын хуп­лап, теге яки бу чараны әзерләү һәм үткәрүгә бергәләшеп күп көч сала. Люция Ябир кызы да ярми­леләргә һәм һәрбер чарада катнашкан, аларны үткәрүдә ярдәм кулы сузган авыл биләмәсе башлыгы Хәнүр Исмәгыйлевка да изге теләкләрен Рәхмәт хатлары рәвешендә җиткерде. Урындагы җитәкчелекнең бу эшләрне хуплавы гына түгел, ярдәм күрсәтүе дә бик мөһим, ә Хәнүр Шаһинур улы бер генә чарадан да читтә калганы юк. Менә бу көнне дә мәдәният йорты алдында Ярми һәм күрше авыл­ларның осталары үзләренең кул эшләреннән күргәзмәләр оештырды, дару үләннәре җыю, хәтта “Мәхәббәт мендәре” ясау буенча осталык дәресе дә күрсәттеләр. Кычыткан, мәтрүшкә, бөтнек, әрем, андыз һәм каен яфрагы салып ясалган мендәрләр сәламәтлек өчен бик файдалы булып, йокыны татлырак итүдән тыш, гаиләдәге мөнәсәбәтләрне яхшыртуга да булыша икән. Күңел җылысы кушылган кул эшләре – чигелгән сөлгеләр, өстәл, урындык япмалары, бәйләгән оеклар һәм өс киемнәре – сокландырды да, гаҗәпләндерде дә. Өлкән буын вәкилләре бу осталыкларын яшьләргә дә өйрәтеп калырга тырыша. Әнә бит Слак авылыннан килгән Милә апа Якупова янында күпме бала-чага бөтерелә. 82 яшьтә булуына карамастан, көр күңелле, бик актив әбекәй ул. Башкаларны үзенә җәлеп итүнең тагын бер кечкенә сере бар – кул эшләрен ул, гадәттә, җырлый-җырлый башкара. Шуңа алар бик матур, җанлы килеп чыга һәм күзнең явын алырлык була. Ә кул осталары бу якларда бик күп. Урам буйлап тезелеп киткән чигүле сөлгеләр, мендәрләр – барысын, бәйрәмгә әзерлек барышында, авыл халкы китергән.
Кунакларны авыл тарихы белән таныштыруга да бик әзерлекле килгәннәр: Ярмигә нигез салыну күренешен урындагы үзешчән артист­лар театрлаштырылган тамаша аша тәкъдим итте. Әйе, зур булмаган елга-күлләргә, чишмәләргә бай бу яклар. Юкка гына Ярмөхәммәт токымнары бу урыннарны үз итмәгән инде! Вакытында әнә шул Слак, Калмаш елгаларына тегермәннәрен корып, игенчелек, бакчачылык, терлекчелек, умартачылык белән шөгыль­ләнеп, бу якларның уңдырышлы җирләренә бүгенге көнгәчә рәхмәтле булып яши ярмилеләр. Башка күченеп килү­челәрне дә алар җылы каршы алганнар. Бүген дә кунакларны халкыбызга хас кунакчыллык күрсәтеп: якты йөз, тәмле сүз, табын тулы сый-хөрмәт белән каршылыйлар. Кунакка күч­тәнәчсез йөрми безнең халык. Люция Ябир кызы да нәзер корбаны чалдырып, шуның итеннән Ярми авылы егете Фәүзи Исмәгыйлев бик тәмле пылау әзерләде.
Ә җыр-моң бу көнне бер генә минутка да тынмады. Урындагы үзеш­чәннәр белән Калмаш мә­дәният йортының “Куштирәк” һәм Сафар авылының “Ахирәтләр” фольклор ансамбльләре чагу программа белән чыгыш ясады. Уфа шәһәреннән килгән артистларны да җыелучылар көчле алкышларга күмде. Ә инде бәйрәмдә Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вә­лиәхмәтовның катнашуы ямь өстенә ямь булды.
“Сәхнә дуслары” театр коллективын бу якларда яхшы беләләр һәм аларның һәр спектакле тулы заллар, көчле алкышлар астында уза. Бу көнне Хәкимҗан Зарипов пьесасы буенча куелган “Эх, кәләше дә кәләше!” спектакле кунакларга югары осталык белән тәкъдим ителде.
Чараның тагын бер мавыктыргыч өлеше – XIV-XV гасырларда төзелгән Түрәхан кәшәнәсенә бару. Русия күләмендәге тарихи һәм архитектура комарткысы турында күпләрнең ишеткәне булса да, үз күзләре белән әлеге көнгәчә аны килеп күрү мөмкинлеге чыкмаган. Ә район Мәдәният сарае артистлары тарафыннан күрсәтелгән театр­лаштырыл­ган тамаша җыелучыларны шул гасырларга алып барып кайтты диярсең. Кәшәнәнең эченә үтәр алдыннан Альбина Якупова аның тарихы белән таныштырды, Наил Латыйпов Коръән сүрәләре укыды.
Татар халкының милли йолалары, гореф-гадәтләренең байлыгын, бу якларда яшәүче осталарның эшләрен күрсәтү, бар яклап талантлы кешеләр белән таныштыру җәһә­теннән оештырылган чара, кунак­ларның фикеренчә, бу чикләрне чыгып, тагын да югарырак максатларга ирешелде. Әби-бабайларыбыздан калган йолаларга зур хөрмәт белән карау гына түгел, аларны үз тормышларында кулланып, үтәп яшәүләрен күрсәттеләр һәм кунакларга да өйрәттеләр. Болар милли ризыклар, кул эшләре, күңел ачу чаралары булсынмы – һәммәсендә чагылыш тапты. Әлбәттә, ул, тәү чиратта, Ярми авылының активистлары, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен янып-көеп яшәгән һәм эшләгән кеше­ләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә мөмкин булды. Шуңа бәйрәм дә искиткеч матур, бай эчтәлекле килеп чыкты.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.
Чишмә районы.


Ярми янә кунак җыйды!
Ярми янә кунак җыйды!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас