+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
10 сентябрь 2022, 16:05

"Акбузат" - "Тылсымлы сүз"дә җиңүче

Түбән Новгород өлкә китапханәсендә "Тылсымлы сүз" VIII Бөтенрeсия фестивале уза, аның төп максаты - балалар өчен басмаларга ярдәм итү һәм балалар киңкүләм мәгълүмат чаралары тармагында иң яхшы яшь журналистларны ачыклау.

"Акбузат" - "Тылсымлы сүз"дә җиңүче"Акбузат" - "Тылсымлы сүз"дә җиңүче
"Акбузат" - "Тылсымлы сүз"дә җиңүче


"Тылсымлы сүз" кысаларында Русия Санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгының вакытлы матбугат һәм китап индустриясе департаменты директоры урынбасары Светлана Дзюбинская катнашлыгында «2022 елда балалар киңкүләм мәгълүмат чараларына дәүләт ярдәме» темасына "түгәрәк өстәл" узды. Фестивальгә бөтен Русиядән иң яхшы балалар басмалары җыелды. "Акбузат" журналы "Тылсымлы сүз" Бөтенрусия конкурсының берьюлы ике махсус номинациясендә җиңүче булды.
Светлана Дзюбинская "Акбузат" журналының баш мөхәррире Лариса Абдуллинага "Иң яхшы нәфис эш" һәм "Һөнәргә тугрылык" һәм "Елның иң яхшы социаль акциясе өчен" дипломнарын тапшырды.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас